ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәт авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан музейда  14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды.  

2 нче сентябрь көнне Иске Әлмәт авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булып узды. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Ф.М.Хөснуллин, Татарстан Республикасы Суд Департаменты идарәсе җитәкчесе Җ.М.Салихов, Үзәк хастаханәнең баш табибы урынбасары Р.Г.Галиев катнаштылар. Бинаны төзүдә ярдәм иткән, үзләреннән өлеш керткән спонсорларга, райондашларга муниципаль район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүген Сарман аграр көллиятендә Белем бәйрәме узды.

Бүген районның барлык мәктәпләрендә Белем бәйрәме үтте. Сарман урта мәктәбенә бу тантанага республика Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов  һәм район Башлыгы Фәрит Хөснуллин да килде.

Көзнең беренче көне алты астр һәм хризант, гладиолус һәм георгинның нәзакәтле булуы белән таң калдыра. Кая карама, ак бантлар һәм зиннәтле чәчәк бәйләмнәре, йөзләрдәге елмаюлар һәм күзләрендәге дулкынлану күрерсең. Чөнки бүген чын бәйрәм – Белем көне. Шуңа күрә 1 сентябрь уку елы башлану гына түгел, ә һәр укучы, студент, укытучы тормышында мөһим көн буларак билгеләп үтелә.

30 август Республикабызда яшәуче барлык халыкларның уртак бәйрәме

31 август көнне Карашай-Саклау мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган "Туган ягым - Татарстан"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды


31
август, 2019 ел
шимбә

30 август Татарстан  халкы өчен зур бәйрәм- Республика көне. Шул уңайдан Карашай-Саклау китапханәсе “Татарстан-туган йортыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеде.

30 нчы август көнне  Чураш мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә "Мин яратам сине , Татарстан!" дигән бәйрәм чарасы уздырды. " Йолдызлы сәгать" тә 2 команда катнашты." Сөембикә" һәм " Болгар " командалары Республикабызга кагылган сорауларга җавап биреп көч сынаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International