ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Карашай -Саклау авыл җирлегендә агач утырту территориясен чистарту, корыган агачларны чыгару. 

 

Карашай-Саклау авыл җирлегендә үзара салым акчасына эленгән яктырткычлар алыштырылды.

8 май көнне Чураш авылында истәлекле вакыйга булды – Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен сугыш кырларында ятып калган Хәлимов Моталлап Хәлим улы яткан кабер туфрагы сугыш барган төбәкләрдән туган авылы зиратында җирләнгән тормыш иптәше Маһруй апа каберенә кайтарып чәчелде.

8 май көнне Карашай -Саклау авыл җирлегендә Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Карашай-Саклау авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды.

Төбәкне өйрәнүчеләр туган якны өйрәнү буенча эшләрен дәвам итәләр.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 9 маенда Яңа Минзәләбаш авылында «Дан Обелискы»н ачу тантанасы булды.

9 май көнне шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Җиңү көненә багышланган митинг үтте. Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, җирле һәм район хакимияте вәкилләре чакырылган иде.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләге тапшырды.

“Экологик белем көне” кысаларында Ләшәү-Тамак мәктәбендэ Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслар министрлыгы ярдәме белән оештырылган чара үтте. Экологлар һаваның составы тикшерү лабораториясе белән кунакка килделэр. Алар укучыларга биология һәм химия олкәсе буенча мастер класс уткәрделәр. Бу чара укучыларда зур кызыксыну уятты, анда укучылар бик теләп катнаштылар.

   2019 елның  9 маенда Сарман  халкы  белән беррәттән,  «Шәфкатъ” каршындагы “Волонтёр” иреклеләр үзәге активистлары  да  “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар . Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының  батырлыгы турында хәтерне саклау, яу кырында ятып калган  һәм сугыштан соңгы елларда  вафат булган һәр солдатның шәхси батырлыгы алдында баш  ию  максатыннан оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International