2019 елның 9 Маенда Сарман авылының Үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг һәм Парад узды. Бәйрәмдә Сарман районының “Волонтёр” иреклеләр берләшмәсе волонтёрлары тантаналы чараларда актив катнаштылар. Алар бәйрәм концертында, маршировкаларда үз осталыкларын күрсәттеләр, ветераннарны бәйрәм дәвамында озатып йөрделәр.
8 нче май Янурыс авыл җирлегенең Янурыс һәм Каташ-Каран авылларында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды.
9 нчы май көнне Үзәк ял паркында «Җиңү алып килгән яз» дип исемләнгән, Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды. Район үзешчән сәнгать осталары һәм сәнгать мәктәбе укучылары чыгышын тамашачылар зур дулкынлану белән карадылар. Көчле алкышларга күмделәр.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Җиңү көне-илебезнең һәр кешесе өчен мөһим һәм дулкынландыргыч бәйрәм, ул тирән хөрмәт һәм хәтер билгесе буларак билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, 9 нчы май көнне "Җәлил гимназиясе" укучылары һәм укытучылар коллективы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Үлемсез полк"акциясендә һәм Парадта катнаштылар.
Укучыларның проект эшчәнлеге белем бирүнең иң мөһим ысулларыннан берсе булып тора, мөстәкыйль тикшеренү күнекмәләрен ...
Районда кеме дә булса сугышта катнашмаган, илебез азатлыгы төчен батырларча һәлак булмаган гаилә юктыр. Бүген райондашларыбыз аларның һәркайсын искә алдылар, аларны үз араларында итеп хис иттеләр – Сарман урамнарыннан үлемсез полк булып үттеләр. Бу һәркайсыбыз өчен мөһим чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, район оешмалары хезмәтчәннәре, укучылар, район халкы катнашты.
Халыкны район Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов район халкына республика Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Сарманлылар белән бәйрәм шатлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев уртаклашты. Ә ветераннар исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Газизов чыгыш ясады, халыкны бәйрәм белән котлап, кабат сугыш уты кабынмавын, илләр тыныч, күкләр аяз булуын теләде. Тантана кысаларында район оешмаларының хәрбиләрчә бизәлгән машиналар парады үтте, район үзәгендәге Ял паркында илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар истәлегенә куелган мемориаль комплекс янында митинг булды.
Балаларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, үз Ватаннары өчен җаваплылык һәм горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, Җәлил гимназиясенең 5нче сыйныфларында «Безнең заман геройлары» исеме астында Игелеклелек дәресе узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә 74 ел узды........... Әмма хәзерге буын һәлак булганнар, Ватанны саклаучылар, сугыш вакытында һәлак булган солдатларның, тылда фронт өчен хезмәт куючыларның батырлыкларын онытмый...........