10нчы апрель көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә Россия дрессировщигы, клоун, «Песиләр театры» җитәкчесе Ю. Д. Куклачёвның тууына 70 ел тулуга һәм Россия Федерациясендә театр елына багышланган «Игелек дәресләре» исемле балалар иртәсе узды. Әлеге чарага «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Китапханә хезмәткәре балаларга Юрий Куклачев турында һәм әдәби иҗаты турында сөйләде, Юрий Куклачёвның чыгышларыннан видеофрагментлар карадылар. Балалар аның турында бик күп мәгълүмат алдылар, спектакль һәм чыгышлардан тыш, әле ул «Килька, Стрелка, Ромашка и клоун Юрашка», «Друзья мои кошки» - исемле китаплар да язганын белделәр. Балалар өчен чын ачыш булды, театрның күп кенә артистлары – кыйммәтле токымлы мәчеләр түгел, ә урамда сайлап алынган хуҗасыз хайваннар булуы балаларны бик тәэсирләндерде. Балалар иртәсенә клоунессаның килүе балаларны тагын да җанландырып җибәрде, чөнки ул үзе белән кечкенә “Барсик” исемле песи баласы да алып килгән иде, Барсик үзенең һөнәрләрен күрсәтте, балалар белән уйнады. Балаларда кызыгып китеп клоун киемнәрен киеп үзләренең песи уйната алуларын күрсәттеләр. Теләгән балалар песине сыпырып карадылар, сөенделәр. Чара кызыклы песиләр турында табышмакларга җавап табып һәм өйләрендәге песиләре белән булган күңелле тарихларны тыңлап тәмамланды.
2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителү унаеннан 9 апрель көнне район мәдәният йортында Сарман халык театры Т.Гыйззэтнең “Кыю кызлар” спектаклен күрсәтте.
Азалак авыл җирлеге территориясендә санитар-экологик икеайлык
"Җәлил гимназиясе" нең 9 нчы А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Замаева Л.Н. белән "Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү" кысаларында ДРБ клиник-диагностика лабораториясендә экскурсиядә булдылар.
2019 елның 8 апрелендә Сарман муниципаль районының "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Клара Булатованың иҗат кичәсе үткәрелде
"Мин татарча сойлэшэм!" конкурс-акциясе 15 нче февральдэн 26 апрельга кадэр дэвам итэ.Акция кысаларында безнен, укытучылары,укучылары мэктэбебездэ торле чаралар узыдра. Интерактив-бистэбез китапханэсендэ,даруханэдэ,узэк шифаханэдэ 8 в сыйныфы укучылары туган тел коне турында сойлэделэр.
Март ахырында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Әлеге проблема хәзерге заманда аеруча актуаль булып тора. Бу куркыныч чирне кисәтү буенча төрле чаралар үткәрелә. Мисал өчен, 8 апрельдә Күтәмәле мәктәбенә медицина хезмәткәрләре килде. Алар укучыларга һәм мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүчеләргә прививкала ясадылар. Беркем дә игътибардан читтә калмады.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
9 апрель көнне район балалар китапханәсе һәм «Лилия» балалар бакчасы хезмәткәрләре «Табигать сукмагыннан китап белән» исемле экологик әдәби десант үткәрделәр. "Лилия" балалар бакчасының уен мәйданчыгында балаларны Фиксик һәм Нолик костюмнарыннан киенгән китапханәчеләр каршы алдылар. Балалар аларның килүенә бик шатландылар. Балалар Фиксик һәм Нолик белән экологик сәяхәткә кузгалдылар. Аның барышында алар түбәндәге тукталышларда тукталдылар. Беренче тукталыш "Язгы" дип исемләнде. Анда яз, кошлар, хайваннар һәм язгы кәеф турында сөйләштеләр. Икенче тукталыш "Табышмак" дип аталды, биредә балалар экологиягә багышланган табышмакларга җавап бирделәр. "Театр" исемле өченче тукталышта, балалар битлекләр киеп үзләре хайваннарны сүрәтләделәр. "Уен" тукталышында барысы бергә команда уеннары уйнадылар. "Мин табигатьне ясыйм" дип аталган тукталышта балалар язгы табигатьне асфальтта ясадылар. Урамда кояшлы көн инде, әлеге чара да бик матур килеп чыкты.
1 нче апрель көнне VII дөньякүләм әдәби марафон старт алды. Ул “ВКонтакте” социаль челтәрендә Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект. Әдәби марафонда “Үзәкләштерелгән китапханә” хезмәткәрләре дә катнашалар.