ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2 Апрель-Халыкара балалар китабы көне уңаеннан һәм яңа кайткан китапларны пропагандалап, Иске Минзәләбаш китапханәсендә нәни китап укучылар белән "Мин кайсы китаптан?" дигән исемдә викторина уздырылды. Аңа кадәр балалар "Сказка -ложь, да в ней намек..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, кычкырып әкият уку оештырылды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

  2 апрель – Халыкара балалар китабы көне, шул уңайдан Чукмарлы авыл китапханәсендә, “Китап – иң якын дус ” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырылды.. Шулай ук әкиятченең нәниләр өчен иҗат иткән әкиятләре күңелләрдә яңартылды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, китап күргәзмәсен карадылар, бирелгән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Яңа кайткан китаплар белән таныштылар.

ТАССРның оешуына 100 ел тулу уңаеннан, «Татарстанда музейлар язы – 2019» акциясе кысаларында музейда «Туган ягым – моңлы бер җыр» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.  

2 апрель үзәк китапханәнең 95 еллык  юбилеен каршылап,  матбугат отличнигы, СССР Журналистлар берлеге  әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Равил  Мөбәрәк улы Гыймадиев белән очрашу узды. Очрашу вакытында XX гасырның 50-70 елларында  Сарман авылы  китапханәсе , әдәбият-сәнгать, матбугат тарихлары турында фикер алышу үтте.

 

Китапханәдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт белән башланып китте.

Зур Нөркәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зөбәрҗәт" балалар фольклор коллективы күптән тугел генә Әлмәт шәһәрендә үткән "Моңлы тамчы" Республика бәйгесендә катнашып, лауреат исеме алып кайтты

Азалак авыл жирлегендә урам утларына ремонт ясалды


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

30 мартта Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасының "Сандугач сайрар илем" XXII балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең йомгаклау Гала-концерты булды.

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.Балалар китабы коне унаеннан Нөркәй авыл китапханәчесе Мостафина Резедә “Кояшкай “ балалар бакчасында кунакта булды.  Аларны кызыклы китаплар белән таныштырды, әкиятләр укыды.

2019нчы елның 2нче апрелендә химия һәм биология укытучысы Замаева Л. Н. 3нче б һәм 7нче сыйныф укучылары өчен Халыкара кошлар көненә багышланган чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International