4нче апрель көнне Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре МБББУ «Сарман гимназиясе»нең Юнусова А.А. җитәкчелегендәге 7 «Б» сыйныф укучылары өчен «Тәртип бусагадан башлана» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рәйлә Хәмзә кызы укучыларны китапханә яңалыклары белән, яңа китаплар һәм бердәм китап укучы билетын куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар китапханәсе методисты Фәүзия Язкар кызы укучыларга мәктәптә һәм өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, Р. Фәхреддинның “Нәсыйхәт” китабыннан, «Әдәплелек дәресләре» хрестоматиясеннән, Ф. Латыйфиның «Хыянәт» китабыннан мисаллар китерде, “Әхлаклылык турында сөйләшик” китабыннан “Кунакның да була төрлесе” исемле хикәясе укылды. Әңгәмә барышында укучылар бирелгән сорауларга җавап бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр. Түгәрәк өстәл янында сөйләшү бик кызыклы һәм нәтиҗәле булды.
2 нче апрель көнне Күтәмәле авыл мәдәният йортында районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды.
«Сарман» кинотеатры экранында район оешма хезмәткәрләре өчен «Үксезлэр»фильмын күрсәтү дәвам итә.
Кышның салкын бураннары үтә. Менә кабат җиргә язлар җитә. Таллар бөре ача, кояш көлә, күчмә кошлар җиргә тавыш бирә. Сарман 1нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасында «Халыкара кошлар көне»нә багышланган "Хуш киләсез, кошкайлар!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмне карарга бакчада йөрүче нәниләр керде. Бергәләшеп табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Кичә “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясе кысаларында “Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары район Башкарма комитетына экскурсия ясадылар.
“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясе кысаларында “Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары район мәгариф бүлегенә экскурсия ясадылар.
Бүген, төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте, Сарман районында тарих һәм биология фәне укытучылары белән очрашу уздырды.
6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру максатыннан Икенче белем бирү этабын гамәлгә ашыру башланды.
Участок сайлау комиссияләренең кадрлар составын укыту "Сарман" кинотеатры бинасында оештырылган. 2018 нче елның декабрендә К (и)ФУның ВШГМУ базасында әзерлек узган 4 лектор өч атна дәвамында участок сайлау комиссияләренең 237 әгъзасын укытачак. Уку семинарлары презентация материалларын кулланып өч модуль буенча узачак.
2 Апрель-Халыкара балалар китабы көне уңаеннан һәм яңа кайткан китапларны пропагандалап, Иске Минзәләбаш китапханәсендә нәни китап укучылар белән "Мин кайсы китаптан?" дигән исемдә викторина уздырылды. Аңа кадәр балалар "Сказка -ложь, да в ней намек..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, кычкырып әкият уку оештырылды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
2 апрель – Халыкара балалар китабы көне, шул уңайдан Чукмарлы авыл китапханәсендә, “Китап – иң якын дус ” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырылды.. Шулай ук әкиятченең нәниләр өчен иҗат иткән әкиятләре күңелләрдә яңартылды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, китап күргәзмәсен карадылар, бирелгән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Яңа кайткан китаплар белән таныштылар.