ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Азалак авыл китапханәчесе Раупова И. балалар бакчасында “1 апрель – Халыкара кошлар көне” нә карата “Канатлы дусларыбыз” дигән экологик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга табигатебезгә ямь бирүче канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләде. Балалар   кошлар сайравын тыңладылар, китаплар белән таныштылар. Кошларга багышланган табышмаклар, шигырьләр, “Рәсемнән кошларны таны” конкурсы бу чараны тагын да кызыклырак итте.

Мортыш-Тамак авылы тарихы музеенда «Татарстанда Музейлар язы – 2019» акциясе кысаларында «Үткәннәрне искә төшереп» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2019 елның 1 маена кадәр уңыш өчен 30 килограмм д. в./га ким булмаган күләмдә җыелган акчаларны документлар белән расларга кирәк, дип искәртә.

2019 елның 29 нчы мартында Җәлил бистәсе мәдәният сараенда " Талантлар фестивале " конкурсының чираттагы этабы узды. Бәйгедә "Җәлилнефть" НГДУ, Җәлил УТТсы һәм Сарман муниципаль районы мәдәният бүлеге иҗат коллективлары катнашты.

Бүген Сарман муниципаль районында профсоюз активының һәм кадрларның зона семинар-киңәшмәсе узды.

 «Сарман» кинотеатрында янгын куркынычсызлыгы идарэсе белэн берлектэ балаларнын кул эшлэренэ кургэзмэ утте. 

 


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

   

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2019 елның 1 апрелендә "Кошлар – безнең дусларыбыз"  дигән темага әңгәмә үткәрелде. Халыкара кошлар көне ел саен ЮНЕСКО тарафыннан «Кеше һәм биосфера" программасы кысаларында үткәрелә,  Һәм бу бер дә очраклы рәвештә түгел. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенция имзалана. Кошлар көне – Конвенция барлыкка килгән көн генә түгел, ә кышлаучы кошлар килү вакыты да.

Россиядә бәйрәм 1994 елдан бирле билгеләп үтелә,

 

Үзәк китапханәнең 95 еллыгы уңаеннан китапханәчеләр “Китапханәгә бару юлын беләсеңме” дип исемләнгән либмоб-акция үткәрделәр. Акция барышында сарманлыларга “Китапханәгә ничек барырга?”, “Китапханә кайсы урамда урнашкан?” дигән сораулар бирелде.  Шунысы куанычлы, акцияда катнашкан күп кеше китапханә юлын дөрес күрсәтте. Ә кемнәр әле китапханәбезнең кайда урнашканын  белми, аларга адрес, телефон номерлары язылган листовкалар таратылды.

1 апрель Көлке көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре  “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Елмаеп, көлеп яшик!” дип исемләнгән  көлкетерапия  үткәрделәр. Кичә барышында  тамашачылар  татар язучыларының сатирик әсәрләреннән өзекләр, юмористик шигырьләр, җырлар тыңладылар.Кичәдә Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге  иясе, якташ шагыйрәбез Клара Булатова да катнашты.

1 нче апрель көнне Сарман район мәдәният йортында районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International