Район мәдәният йортында Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева концерты булып узды.
Әлмәт шәһәрендә «Моңлы тамчы – Звонкая капель» фольклор коллективлар фестивале булып узды. Анда районыбыздан Зур Норкәй авыл мәдәният йортыннан «Зөбәрҗәт» фольклор коллективы катнашты.
29 нчы март көнне Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Гадәттән тыш хәлләр булган очракта,эвакуацияләнеп килүчеләрне кабул итү, урнаштыру тәртибен өйрәнү” гә багышланган семинар булды.
Анда Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Мөхәммәтгәрәев, мәгариф бүлеге җитәкчесе А.З.Сабиров, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары, районның “Тормыш иминлеге нигезләре” укытучылары, МЧС хезмәткәрләре катнашты.
Зур Нөркәй мәктәбе чын мәгънәсендә эвакуацияләнеп килүчеләрне кабул итү пункты итеп әзерләнде. Укытучылар, техник персонал берничә төркемгә бүленеп килүчеләрне кабул итү, авылдагы гаиләләргә урнаштыру, эш кәгазьләрен тутыру тәртибе турында җентекләп аңлаттылар, барлык катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Семинарда катнашучылар эшнең дөрес оештырылуына, кабул итү пунктының әзерлегенә, һәр төркемнең эшенә, үз вазыйфаларын белүгә югары бәя бирделәр.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Бүген "Сарман" кинотеатрында янгын куркынычсызлыгы буенча балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсына йомгак ясадылар.
Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
30 нчы март көнне Сарман районы авыл хезмәтчәннәре Яр Чаллы шәһәрендә халыкка үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район үзешчән сәнгать осталары сатып алучыга концерт күрсәттеләр.
29 нчы март көнне район мәдәният йорты сәнгать осталары Җәлил бистәсе мәдәният сараенда узган «Фестиваль талантов» бәйгесендә катнашты.
55 ел элек беренче номерлы мәктәп, үзенең ишекләрен кунакчыл
рәвештә ачып, беренче сыйныф укучыларын каршы алды! Һәр буынның үз
язмышы һәм мәктәп тарихы бар. 50 еллык юбилейга ачылган музей да мәктәп
һәм поселок тормышында зур урын алып тора. Музей оештырганда, барлык
педагог һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге бик теләп ярдәм иттеләр. Күмәк
хезмәт белән педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар, мәктәпне
тәмамлаучылар һәм аның укучылары, пионерлар оешмасы турында бай
фотоматериал, документлар җыелды. Хәрби билетлар, Мәгариф турында
таныклык, төрле дипломнар кебек рәсми документлар әһәмиятле тарихи
чыганак булды. Аерым стеллажда укучыларның иске дәреслекләрен,
көндәлекләрне, сыйныф журналларын, укучыларның куллары белән ясалган
күрсәтмә әсбапларны, укучылар һәм укытучыларның бүләкләрен күреп
хозурланырга була. Музей стеналарында мәктәбебез горурлыгы булган
чыгарылыш сыйныф укучыларының фоторәсемнәре эленеп тора, ә яңа буын
аларга үрнәк алырлык кешеләрне белә. Хәзерге вакытта мәктәп музее
материаллары тулыландырыла, тарихны яңа буынга җиткерү, аларга
«үткәннәре белән танышу» мөмкинлеге бирү өчен электрон чыганакларга
тәрҗемә ителә һәм күчерелә.
“Сарман” кинотеатрында 25 марттан оешма-предприятие хезмәткәрләренә “Үксезләр” нәфис фильмы күрсәтелә башлады.