ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

“Сарман” кинотеатрында 25 марттан оешма-предприятие хезмәткәрләренә  “Үксезләр”  нәфис фильмы күрсәтелә башлады.

 

“Иске чорма серләре” акциясе кысаларында, Сарман ягы төбәген өйрәнүчеләр, тарихи  экспонатлар  җыю максатыннан авылларга чыктылар.

23 март көнне Янурыс авылында Кышны озату-Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 27 нче мартында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Җәлил гимназиясе» базасында укытучыларның,  укучыларның һәм студентларның «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» темасына  III Республика фәнни-гамәли конференциясе,  шулай ук мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, НГДУ белгечләре өчен  НГДУ "Җәлилнефть" нең 60, Җәлил поселогының 55  һәм «Җәлил гимназиясе»нең 15 еллыгына багышланган Халыкара  Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Бүген  Җәлил бистәсенең 6 нчы номерлы "Теремок" балалар бакчасында Сарман муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында "Яхшылардан да яхшылары"  дип исемләнгән муниципаль фестиваль уздырылды.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

2019 нчы елның 28 нче мартында Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. катнашында киңәшмә узды.

2019 ел-Россиядә Театр елы уңаеннан Иске Минзәләбаш китапханәсендә әдәби чаралар әледән-әле үткәрелеп торыла. Шуларның берсе 27 март-Халыкара Театр көне уңаеннан, "Асыльяр" клубына йөрүчеләр белән "Мәдәни мәйдан" исемендә библиографик обзор рәвешендә узды. Китап укучылар "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, фикерләре белән уртаклаштылар. Мәдәният һәм театр дөньясында булган яңалыкларга күзәтү ясалды, китапханәгә яңа кайткан "Татар театры" дигән китап белән таныштыру булды.

28 март көнне Янурыс авылында яшәүче Шәмсетдинов Зәйнетдин Зялаевич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

27 нче март көнне Мортыш-Баш авыл мәдәният йортында районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International