ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

18 нче март көнне Сарман гимназиясендә төбәкара Нәүрүз бәйгесе үтте. Әлеге чараны Минзәлә педколледжы  студентлары һәм укытучылары уздырды.

2019 елның 16 мартында Татар Карамалы авылында яшәүче Сафина Мөнирә Әхмәдиш кызы үзенең матур  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу әһәмиятле вакыйганы ул күтәренке кәеф белән  каршы алды. Юбилее белән Сарман муниципаль районы Советы Аппараты Җитәкчесе Валеев Ф. А., "Шәфкать "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Хуҗина Г. И., Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Гыйльметдинова Л. М., Сарман районы Ветераннар советы рәисе Миңнегулов Н. М.,  һәм Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гафиятуллин А. Р. котладылар.

18 нче март көнне «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Хозур» ветераннар ансамбле концерты булып узды. Үзәктә ял итүчеләр чыгышларны бик яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Кәүҗияк мәктәбендә балалар иртәсе узды. Анда 5, 6 нчы сыйныф укучылары чыгыш ясады, алар «Тере классика»конкурсының муниципаль турына үтте.

          2019 елның 13 нче мартында Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен "Терроризм - җәмгыятькә куркыныч" темасына лекция үткәрелде. Культорганизатор Хусаинова Р.Р.  социаль хезмәт алучыларга "экстремизм", "терроризм" кебек төшенчәләр аңлатты, аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм формалары турында сөйләде. Әңгәмә барышында экстремизм һәм терроризм мәсьәләләренең өлкән буынны битараф калдырмавы ачыкланды.

Сарман муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник караулар башланды. Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга беренче техник карау 18 марттан «Җәлил " агрофирмасында узды һәм традиция буенча ул күрсәтмә техник карау буларак узды.

15 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә «Тирән тамырлар» («Живая нить традиций») фольклор коллективлар конкурсы булып узды. Анда районыбыздан «Хозур» (җитәкчесе - Р.Фәртдинова), Ләке авылыннан «Игәнә» (җитәкчесе - Р.Асанова), Иске Минзәләбаш авылыннан «Сүнмәс дәрт»,«Әүлия моңнары» (җитәкчесе - Э.Мөхәмәтҗанова), Александровка авылыннан «Рябинушка» (җитәкчесе - Ф.Садретдинова), «Ядъкәр» (җитәкчесе - Р.Камалиева) ансамбльләре катнашты.

Зәй шәһәрендә авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды


16
март, 2019 ел
шимбә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең ЮНАРМИЯ членнары тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә багышланган чара үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International