20 нче март көнне «Җәлил гимназиясе» ндә 1 нче а сыйныфы укучылары өчен "Сау бул, Әлифба" бәйрәме үтте.
2019 нчы елның 16 нчы мартында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә иң күңелле һәм дәртле бәйрәмнәрнең берсе-кышны озату-Нәүрүз бәйрәме узды.
Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 19 март көнне график нигезендә патронажда торучы гаиләләргә чыктылар һәм Шәрләрәмә башлангыч мәктәбендә дә булдылар. Мәктәптә балалар белән «Мозартика» уен программасы буенча үстерешле коррекцион шөгыль уздырдылар.
Мозартика – ул көчле уңай нәтиҗә бирә торган рәсем сәнгатенең яңа төре, заманча оригиналь технология, үз эчке дөньяңа мавыктыргыч сәяхәт.
Шөгыль ахырында психолог һәм педагог, балалар белән берлектә эшнең нәтиҗәсен карадылар. Төзелгән сюжетта кулланылган төсләргә, аның тулылыгына, эчтәлегенә игътибар иттеләр.
«Мозартика» уен программасын кулланып уздырылган шөгыль бәйләнешле сөйләм телен үстерергә, балаларның үзбәяләрен күтәрергә, төркемдә бергәләп эшләү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.
18 нче март көнне Сарман урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучыларыннан тупланган “Мирас” командасы Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы тарафыннан оештырылган “Нәүрүз” региональ бәйгесендә катнаштылар.
Бүген Җәлил икенче санлы мәктәбендә сыйныф сәгате вакытында 5 нче сыйныф укучылары арасында «язгы каникул вакытында балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгы»темасына лекция үткәрелде.
Бүген 19 март көнне Сарман гимназиясе базасында яшь шигырь укучыларның «Живая классика» халыкара конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 26 укучысы катнашты. Конкурсның абсолют җиңүчеләре: Баянов Данил, Болтоносов Данил, Җәлил икенче урта мәктәбе укучылары, Җәләлетдинова Виктория, Җәлил беренче урта мәктәбе укучысы конкурсның төбәк этабында чыгыш ясаячак.
Бүген Сарманда ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге начальнигы - баш дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасовның гражданнар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен кисәтү максатыннан гражданнарны кабул итүе үткәрелде.
Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башкарма комитет җитәкчесе Әлфис Мөхәмәтгәрәев алып барды.
Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Сарман гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1 «А», «Б», «В» сыйныф укучылары өчен, театр елы ачылуга багышланган «Театр яктылыкка, нурга илтә» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Очрашу театр дөньясына үзенчәлекле сәяхәт булды. Чара барышында балалар театрның истәлекле тарихы турында белделәр һәм хәзерге көндә театрда узеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәчеләр драма, опера, курчак театрлары турында сөйләделәр. Балалар үзләрен театр артистлары итеп хис итеп, курчак театрын күрсәтеп, үзләренең актерлык сәләтләрен ача алдылар. Балалар китапханәсендә «Халкыбызның театр сәнгате» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда театр барлыкка килү тарихы, театр төрләре, театр педагоглары һәм актерлары турында китаплар куелган. Китапханәгә йөрүче балалар күргәзмә белән бик кызыксынып танышалар.
19 мартта Зур Нөркәй урта мәктәбендә сәламәтлек көне уздырылды. Бу көнне укучылар, укытучылар, авылда яшәүче хезмәткәрләр һәм пенсионерлар үз яшьләренә туры килүче нормативларны тапшырдылар. ГТО нормативларын тапшыру зур бәйрәмгә әйләнде. Бәйрәм белән котлап мәктәпкә район җитәкчеләре килде. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахманович, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зиятдинович, ГТО БФСК тест үткәрү үзәге җитәкчесе Ленар Илшатович,авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мөхтәрович ГТО тапшыручыларны котлап уңышлар теләделәр. Әлфис Фәйзрахманович ГТО “Мир глазами ребенка” район конкурсында җиңүчеләрне котлап мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды, балаларны алдагы җиңүләргә рухландырды. Мәктәптә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Балалар өчен төрле түгәрәкләр һәм көрәш секциясе эшли. Төрле спортларда яулаган җиңүләр дә бик күп.