ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен киновикторина һәм “Пожар и дети” исемле документаль фильмы, өлкән сыйныф укучыларына “Урман көче” исемле документаль кинофильмнары күрсәтү дәвам итә.

Әлмәт мәктәбендә Гайнетдинов Маис Марсель улы призына Сарман муниципаль районы буенча бадминтон ярышлары үткәрелде. Бу чараны ачу тантаналы рәвештә оештырылды. Спорт ярышын ачуда районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зиятдин улы катнашты. Алар районыбызның яшь спортчыларын бадминтон ярышы башлану белән кайнар котладылар. Аларга сәламәтлек, спортта һәм укуда зур уңышлар теләделәр.

Югары Чыршылы авыл җирлегендә 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны йөреп чыгу

Казан шәһәрендә «Сандугач-Соловей» VI Халыкара вокалистлар конкурсы булып узды. Әлеге конкурста районыбыз данын яклап Дилүс Гомәров катнашты. Дилүс Гомәровны районыбызда җырлары аша гына түгел, бик көчле спортчы буларак та беләләр. Аның җыр буенча фестиваль-конкурсларда, спортчы буларак, ярышларда алган дипломнары, медальләре, бүләкләре бихисап. Дилүс Гомәров бу бәйгедә дә сынатмады: ул I дәрәҗә лауреат исеменә һәм махсус призга лаек булды.

13 мартта Петровка урта гомүми белем бирү мәктәбендә Сарман районы  математика укытучыларының методик берләшмә утырышы узды.

13 март көнне "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Хатын –кыз дөнья тоткасы,

ул таяну ноктасы ” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәчеләр әниләр, әбиләр, апалар, кызлар турында язылган шигырь-җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция әзерләп  китап сөючеләр хозурына җиткерделәр. Өлкәннәр  кызыклы ярышларда үзләрен сынап карадылар.Табышмаклар, кызыклы сорауларга җавапларны тиз таптылар.

 


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген 13 март көнне Сарман районы мәгариф бүлегендә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы аттестация комиссиясенең беренче һәм югары квалификация категориясенә документларны карау буенча Сарман районы эксперт комиссиясе утырышы узды. Утырышта 21 укытучы һәм тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләре, документлары каралды, нәтиҗә ясалды.

13 мартта Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Гайнетдинов Маис хөрмәтенә Сарман районы буенча шәхси беренчелек өчен 2001-2005 елгы яшь кызлар арасында бадминтон ярышы булып узды. Безнең Илексаз мәктәбе укучылары да бу ярышта актив катнаштылар. Нәтиҗәдә 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Азалия 2 нче, 8 нче сыйныф укучысы Солтанова Чулпан 3 нче урынны алдылар һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Кызларыбызга алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

2019 ел Россиядә Театр сәнгате астында узачак. Шул уңайдан Сарман үзәк балалар китапханәсендә китап яратучы һәм китапханәгә даими йөрүче балалар өчен «Театр – киләчәккә күпер» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче чарада катнашучыларга театр турында, аның ничек барлыкка килүе, төрләре, театр карауның кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар театрны яратулары хакында эйттеләр һәм китапханәче биргән сорауларга тиз һәм дөрес җавап бирделәр һәм үзләренә уңай тәэсир алып, өйләренә кызыклы, матур китаплар белән кайтып киттеләр.

12 март көнне Әлмәт шәһәрендә  XXII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр иҗаты “Сандугач сайрар илем” фестивале үтте. “Умырзая” бию коллективы-Нургалиева Гөлшат Васитовна, “Жасмин» бию коллективы Хайбрахманова Миләүшә Фәритовна җитәкчелеге астында әзерләнеп, бию осталыгында көч сынаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International