ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

12  нче март көнне "Җәлил гимназиясе" базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының  "Сыйныф җитәкчеләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча практикада инновацияләрне һәм гореф-гадәтләрне оптималь берләштерү"дигән темага район берләшмәсе утырышы үткәрелде. 


12
март, 2019 ел
сишәмбе

10 март көнне Александровка авыл җирлеге территориясендә күптән көтелгән "Масленица" бәйрәме булып узды.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Бүген 11.00 сәгатьтә прокуратура бинасында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова гражданнарны кабул итте.

8 нче март көнне Яхшыбай авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан концерт булып узды. Бәйрәмдә Яхшыбай, Баткак, Иске Кәшер авыллары үзешчәннәре чыгыш ясады. Концерт ярышлар белән үрелеп барды.

2019 елның 22 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты О. И. Павлова, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм район прокуратурасы вәкилләре белән берлектә Сарманда гражданнарны кабул итүне планлаштыра.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

22 март көнне Җәлил беренче урта мәктәбендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсының зона этабы үткәрелә. Конкурста Сарман, Мөслим, Баулы һәм Ютазы районнары катнаша.

Саклаубаш урта мәктәбендә "Без бергә" халык иҗаты Республика балалар сәнгать фестиваленең мәктәп туры узды.

Каташ Каран мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Изгелектә минем куңелем" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. 

6 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Карашай-Саклау авыл җирлегендә "Умырзая" балалар вокаль ансамбле катнашында "Яз моңнар гүзәл затларыбызга" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International