ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

5 октябрьдән район мәдәният йортында “Без – сәнгатьле халык” бәйгесе кысаларында авыл җирлекләре үзешчән сәнгать осталарының концертлары башланып китте. Тамашачылар 5 октябрь көнне – Карашай-Саклау, 8 октябрь көнне – Иске Әлмәт авыл җирлекләре үзешчәннәренең концертларын карады.

5 октябрь көнне район мәдәният йортында халыкара укытучылар көне уңаеннан, “Укытучым – якты кояшым” дип исемләнгән концерт булып узды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Ф. М. Хөснуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.З. Сабировның котлаулары белән башланып китте. Алар укыту һәм тәрбия эшләрен оештыруда фидакарь хезмәт күрсәткән укытучылар һәм тәрбиячеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмне район мәдәният йорты сәнгать осталары концерты дәвам итте.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

     Тиздән мәктәбебезгә татарның бердәнбер фантаст язучысы Адлер Тимергалин исеме бирелгәнгә 5 ел була. Без, “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем  бирү мәктәбе” укучылары, мәктәбез аның исемен йөртү белән горурланабыз. Аның кызы – рәссам Алсу Тимергалина бүләк иткән искиткеч картиналар күргәзмәсе мәктәбебезне бизәп тора, укучыларыбызда рәсем сәнгате белән кызыксыну теләге уята.

9 октябрьгә начар метеорологик күренешләр 

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан: төнлә 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 18 м/с, көндез 3-8 м/с. кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +1..+5º, көндез максималь һава температурасы +5..+9 .º

Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Акция кысаларында, “Шәфкатъ” үзәге белгечләре һәм волонтерлары районда массакүләм агач утыртуда актив катнаштылар.

Сарман гимназиясендә укучылар өчен Хокукый белемнәр дәресе узды.

Иске Имән авыл җирлегендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Котлаулар, концерт программасы һәм чәй өстәле эзерләнде.

6 октябрь көнне Иске Кәшер авыл мәдәният йорты Иске Кәшер урта мәктәбе белән берлектә Уңыш бәйрәме уздырды.

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

6 октябрьдә Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International