Укытучы, өмет һәм мәхәббәт
Саласыз сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез,
Зур ышаныч безгә, терәк тә.
Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк. Зур Нөркәй мәктәбе укытучылары боларның барысына да ия...
Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган бик күркәм бәйрәм булып узды. Иң беренчеләрдән булып өлкәннәребезне бәйрәмнәре белән Сарман район Советы аппарат җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы котлады.
4нче октябрь көнне укучылар бистәбез китапханәсенә өлкәннәрне котларга бардылар.
5 нче октябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, саләмәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез үз куллары белән үстергән яшелчәләрдән күргәзмә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында, кышка әзерлек хакында әңгәмә кордылар, хуҗабикәләр файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар.
Бүген укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары өчен бәйрәм чарасы үткәрелде.
Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре!
Кичә Өлкәннәр көне һәм өлкәннәр декадасы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм анда тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.
3 октябрь көнне Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Яхшы Каран мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар узды. Чара программасында музыкаль номерлар, котлаулар һәм чәй эчү булды.
Тальян гармунын сузып, кунаклар каршына җырлап үзе чыкты юбиляр.
3 октябрь көнне Янурыс һәм Каташ-Каран авылларында Өлкәннәр көне билгеләп үтелде.Барлык катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Мөхәмәдиева А. А. һәм Янурыс авыл җирлеге ветераннар советы җитәкчесе Загрудная В. котладылар.