Бүген Петровский Завод авылында яшәүче Галимҗанова Шәмсия Миңнехамат кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген Зур Нөркәй авылында яшәүче Әхмәтшина Мәдинә Таҗи кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Сарман районы Шигай авылында туган. Балалар бакчасында тәрбиячесе булып эшләгән. Ире Котдус колхозда эшләгән, 2010 елда вафат булган. Мадина апа белән Котдус абый 4 малай үстерделәр, 9 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Мадина апа авылда узе генэ яши.
Кадерле хатын-кызлар!
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң ихлас котлауларыгызны кабул итегез! Бу матур язгы бәйрәм сезгә, кадерле әниләребезгә, хатыннарыбызга, кызларыбызга җылылык, яктылык һәм рәхмәт хисләре белән тулы. Сез дөньяга гармония, матурлык һәм яхшылык алып киләсез, безне яңа казанышларга рухландырасыз һәм авыр минутларда ярдәм итәсез. Сезнең зирәклегегез, сабырлыгыгыз һәм мәхәббәтегез дөньяны яхшырак һәм яктырак итә. Районда сез фидакарьлек күрсәтмәгән бер генә тармак та юк: җирле үзидарә, хокук саклау органнары, Авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, төзелеш өлкәсе, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, кече һәм урта эшмәкәрлек һәм башкалар...
Сез районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз. Шул ук вакытта бүгенге киеренке тормыш ритмында сез заман белән бергә атларга, заманча яшәргә, балаларны тәрбияләргә, гаилә учагын сакларга өлгерәсез. Мәхәббәт, Гаилә, балалар, туган йорт кебек кешелек дөньясының мәңгелек кыйммәтләре Сезнең белән генә бәйле.
Кадерле хатын-кызлар!
Намуслы хезмәтегез, районыбыз үсешенә керткән өлешегез, безгә гаилә җылысы бүләк итүегез, ул-кыз үстерүегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Яшьлеге һәм балачагы сугыш елларына туры килгән ветераннарыбызга, күп балалы аналарга, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, уллары төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә үз бурычларын үтәгән һәм махсус хәрби операциядә катнашкан аналарга, батыр улларын бүген дә көткән аналарга аерым хөрмәт. Бөтен дөньяда тынычлык булсын. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, башлангычларыгызда уңышлар телим.
Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!
Бүген Сарман авылының «Айтуган» универсаль спорт залында район оешма-учреждениеләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырды. Шулай ук кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләренә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан чәчәкләр тапшырдылар.
Бүген СВО зонасында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен чираттагы гуманитар конвой китте. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җыенда катнашкан һәр кешегә-район халкына, эшмәкәрләргә һәм волонтерларга рәхмәтен җиткерә.
Бүген балалар бакчасында, кече төркемнең җылы һәм шатлыклы атмосферасында Халыкара хатын-кызлар көненә - 8 мартка багышланган искиткеч бәйрәм чарасы узды. Кечкенә артистлар үзләренең яраткан әниләре һәм әбиләре өчен онытылмаслык тамаша әзерләделәр: балалар җырлары, биюләр , уеннар да булды, сабыйлар аерым тырышлык белән бәйрәм шигырьләрен башкардылар. Һәр номер ихлас мәхәббәт һәм наз белән тулган иде, алар тамашачыларда елмаю һәм шатлык уятты.🌸
Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм җәмәгатьчелек тарафыннан киң танылган хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга талантлары һәм энергияләре, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде. Җәлил бистәсендә яшәүче, «үзебезнекеләр өчен Сушим-парим» волонтерлар төркеме җитәкчесе Вәлиуллина Зөһрә Шакировнаны Дәүләт бүләге - «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале алуы белән котлыйбыз. «Үзебезнекеләр өчен Сушим-парим» төркеме эше — уртак җиңүгә һәм тылны ныгытуга зур өлеш кертү. Зөһрә Шакировнага һәм аның командасына иминлек һәм яңа уңышлар телибез!
"Лилия" балалар бакчасында язгы кәеф!
6 март көнне 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе булды. Балалар, иң кадерле кунакларны — әниләрне, әби-сеңелләрне сөендерер өчен, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр биеделәр.