ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Саклаубаш авыл җирлегенең торак пунктларында Бөек Ватан сугышында Җиңү Көненә багышланган бәйрәм чаралары узды

Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган.

Александровска авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм митингы 

Илексаз авыл советы җирлеге Илексаз һәм Мортыш Баш авылларында Җиңүнең 79 еллыгын уздырды. Сарман районынан вәкил “Ак Барс Банк” директоры Ризатдинов Гәббәс Гайнетдин улы катнашты. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Гыйлфанов Флер Мусабир улы ачып җибәрде. Яу кырында ятып калган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алынды. Илексаз гомумбелем бирү мәктәбенең укучылары концерт программасы күрсәттеләр, һәйкәлләргә веноклар салынды. Ветераннарыбыз бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп шат күңел белән өйләренә таралыштылар.

8 майда "Сарман" кинотеатрында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышланган чара узды. Сарман урта мәктәбе һәм гимназия укучылары Георгий тасмасын ясау буенча мастер-класста бик теләп катнаштылар. Мастер-класстан соң Бөек Ватан сугышында җиңү тарихы буенча мавыктыргыч киновикторина узды, анда укучылар үзләренең белемнәрен һәм бу героик вакыт турындагы истәлекләрен күрсәттеләр. Аннары барысы бергә "Мы-дети 41-го года" фильмын карады, ул тагын бер тапкыр дөнья һәм җиңүнең бәясе турында искә төшерде.

"Сандугач" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төкемнәренә йөрүче  балалар "Георгиевская лента" акциясендә катнаштылар.

Социаль Эшкуар булу җиңел!

Җәлилнең 1 нче мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе тарафыннан 9 Майга багышланган тантаналы линейка үткәрелде. Бәйрәм линейкасында 5-9 сыйныф укучылары катнашты. 

Тантаналы линейкада балаларга Җиңүнең нинди бәягә яулануы, Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгы, җиңү символлары турында искә төшерделәр. Чара барышында сугыш еллары җырлары һәм сугыш турында җырлар, шигырьләр яңгырады.

Бөек Җиңү көне алдыннан Җәлилнең 1нче мәктәбендә белем алучылар беренчеләрдән булып тәрбияләү буенча директор киңәшчесе э.ш. Габдрахманова белән берлектә «Хәтер бакчасы»Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. 11 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мәктәп территориясендә куаклар һәм агачлар утырттылар. "Хәтер бакчасы" акция генә түгел, бу ата-бабаларның батырлыгын саклап калу өчен яңа традициянең башы

 

Мортыштамак авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына Сарман районы башлыгыннан  бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International