ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Ләке авыл җирлегендә хисап җыелышы узды.

Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Җыелышта Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р.," Сарман"агрофирмасының баш экономисты Хәйретдинов А.И., Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин И.Н. катнашты.

Бүген Илексаз авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Җыелышта Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Ф. М. Гыйльфанов катнашты. Сарман эчке эшләр бүлегенең участок полиция инспекторы Сәлимгәрәев Р. Д., «Сарман» агрофирмасы вәкиле Мирзасалихов М. М. мәгълүматлары тыңланды. Җыенда катнашучылар җирлек халкының сорауларына җавап бирделәр.

Бүген Югары Чыршылы авыл җирлегендә отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Камалетдинов И.Н., икенче мәсьәлә буенча «Нөркәй» агрофирмасы вәкиле Розумбетов Р.К. чыгышын тыңладылар. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.

Чукмарлы авыл җирлегендә отчет сайлау җыелышы үтте. Авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илшат Хэмбэл улы җирлектә узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук җыелышта Агрофирма вәкиле Нуретдинов Р.Р., полиция участок инспекторы, янгын куркынычсызлыгы кузәтчелеге вәкилләре дә чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Ф.А.узган елгы социаль икъдисади эшчәнлеген яктыртты. Җыенда катнашучылар җирлек халкының сорауларына җавап бирделәр.

Кар яву сәбәпле, Мортыштамак мәктәбе волонтерлары авыл ветераннарына кар җыюда ярдәм күрсәттеләр. Балалар, көрәкләр белән коралланып, ишегалдында җыелган карны җыештырдылар, юлларны йортның юл өлешеннән чистарттылар. Ветераннар балаларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгырту өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Россия Почтасы Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Федерациясе Президентының Ленинград блокадасын бетерүнең 80 еллыгы белән шәхси котлауларын җиткерәчәк.


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Ел саен 23нче гыйнварда дөньяда  Язу көне  билгеләп үтелә.    

Морад Рәмзи  исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә гаҗәеп чара узды -  Матур язу көне!

Бүген   мәктәбебез  базасында республикакүләм «Тату сыйныф серләре» конкурсының муниципаль этабы узды. 

Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлырак булу һәркемгә мәгълүм. Әмма, нәни бала әле үзе укый белмәгәнлектән, уку өчен матур әдәбият сайлау тулысы белән өлкәннәрдән тора. Нәниләргә кул астында булган теләсә нинди очраклы китаплар укырга ярамый. Әсәрнең бала өчен кызыклы, аңлаешлы, үз яшенә туры килүе, тәрбияви эчтәлекле булуы мөһим. Менә шул вакытта китапханәче апалары ярдәмгә килә. Китапханәче Раупова Ильмира балаларга даими рәвештә кызыклы, яңа, рәсемле китаплар алып килә. Матур әдәбият балаларны тормышка өйрәтә, яхшылык һәм яманлык турында сөйли, дөньяны танырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International