Хөрмәтле финанс хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәм – финансчы көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Финанслар белән идарә итү бүген стандарт булмаган карарлар, яңа чакыруларга һәм проблемаларга оператив җавап, планлаштыруга үлчәүле караш таләп итә торган процесс.Без барыбыз да сез алып барган эш участогының никадәр җаваплы һәм җитди булуын һәм монда финансчыларга хас сыйфатларның, мәсәлән, профессионализм, намуслылык, объективлыкның нинди мөһим роль уйнавын аңлыйбыз.
Район финансчыларына һәм хезмәт ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, һөнәри эшчәнлектә алга таба да уңышлар телим.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотикларга каршы көрәш максатларында Мортыштамак мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр арасында "Большой вред на кончике маленькой иглы"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.
Бүген Сарман муниципаль районында Хәниф Хәйруллин исемендәге премияне тапшыру комиссиясе премия лауреатларын билгеләү буенча утырыш үткәрде.
Премиягә дәгъва итү өчен документларны өч номинациядә 4 кандидат тапшырган. Ачык тавыш бирү юлы белән лауреатлар сайланды. Аларның исемнәре бүләкләү көнендә, 12 сентябрьдә билгеле булачак. Бүләкләү тантанасы язучы Хәниф Хәйруллинның туган көненә багышлана.
2023 нче елның 6 нчы сентябрендә "Җәлил гимназиясе"ндә 3-4 нче сыйныф укучыларының "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның Сарман районында профилактика бүлеге начальнигы А. Р. Ситдыйкова белән очрашуы узды.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция хәрбие белән очрашты.
Сугыш шартлары, кирәкле азык-төлек турында сөйләштек. Фәрит Мөнәвир улы Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды, хәрбигә тугры хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм тизрәк исән-сау кайтуын теләде!
"Куңелләрдә җыр-моң булганда..."
"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгендә Мортыштамак мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Чишмә" фольклор коллективы концерт белән чыгыш ясады.
Район салым түләүчеләре өчен мәгълүмат
Бүген ветераннар Советында Сарман муниципаль районы башлыгының урынбасары Г. Р. Гараева белән ветераннар арасында бик матур, җылы очрашу булды.
Бүгенге көн яңалыкларын, тормыш-көнкүреш хәлләрен сөйләштек. Бу очрашу безнең клубта узган “Уңыш бәйрәме”нә бик матур бизәк тә булды. Гүзәл Рифкать кызы безнең, өлкәннәрнең актив тормыш белән яшәүләрен, буш вакытларын файдалы итеп үткәрүләрен хуплады. Килгән кунак белән бу очрашу үзебезгә дә бик рәхәт булды.
Җәлил ветераннар советы рәисе А.Г.Минһаҗева
Татарстан Республикасы хокукый мәгърифәт һәм түләүсез юридик ярдәм бердәм дәүләт порталының төбәк сегменты пилоты итеп билгеләнде. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2022 елның 20 декабрендә портал Татарстан Республикасында пилот режимында эшли башлады.
XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале 2023. Фестивальнең девизы «Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына» бөтен дөньяны кинематография телендә барлык милләт һәм дин вәкилләренең дуслыгына һәм хезмәттәшлегенә чакыра. Балаларны һәм яшьләрне мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү максатларында «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясе укучылары өчен «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы күрсәтелде.