ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

«Зур Нөркәй урта мәктәбендә»-«Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә»  Совет гаскәрләренең Әфганистаннан чыгаруга  багышланган волейбол ярышы үтте.

VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Николаевич Глушков гражданнарны кабул итте. Депутатка 1 кеше мөрәҗәгать итте. Әлеге мөрәҗәгать эшкә кабул ителде, әлеге мәсьәлә буенча тиешле инстанцияләргә запрослар биреләчәк.

21 февральдә бар дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әле чагыштырмача яшь. Ул рәсми рәвештә 1999 елдан бәйрәм ителә.


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген, 20 нче февральдә, 9-11 нче сыйныф укучылары алдында "Сотка"онлайн-мәктәбе вәкиле чыгыш ясады. Ул максималь нәтиҗәләргә ирешү өчен имтиханнарга ничек дөрес әзерләнергә икәнен аңлатты. Балаларга курсларга язылганда ташламалы промокодлар өләште. "Сотка" Онлайн-мәктәбе ЕГЭ һәм ОГЭга әзерлек буенча Россиядә иң зур мәктәпләрнең берсе!
Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Сөйләшү бик уңайлы шартларда узды.

Бүген Сарман мәдәният йортында Хәниф Хәйруллинның "Улларым, сез кайда" китабының тәкъдир итү кичәсе зды.

Бүген район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы булды.

Сарман муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин аграр көллияттә булды. Аны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.

Бүген Сарман үзәк район хастаханәсе территориясендә төзелгән 24 фатирлы йорт үзенең яңа хуҗаларына ишекләрен ачты.

Дәүләт программасы нигезендә төзелгән йортта яшәячәк табибларның, күпбалалы гаиләләрнең сөенечен уртаклашырга мәртәбәле кунаклар килделәр. Тантанада чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин, район башлыгы Фәрит Хөснуллин йорт хуҗаларына изге теләкләрен җиткерделәр, төзүчеләргә рәхмәтләрен әйттеләр. Хастаханә табиблары Надежда Комарова hәм Талибзода Тахмурас кунакларны үз фатирларына чакырдылар.

2023 елның 20 февралендә "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү" дәресләре "Ватанны саклаучылар көне"темасына үткәрелде.Шөгыльнең максаты : укучыларда Россия Федерациясе Кораллы көчләренең дәүләт һәм аның гражданнарының ил тарихында иминлеген тәэмин итүдәге ролен аңлауны формалаштыру, Россия халыкларының тарихи традицияләр һәм күп гасырлык рухи-әхлакый кыйммәтләр, буыннарның тарихи хәтере һәм дәвамчанлыгы, Ватанга мәхәббәт, аңа хезмәт итү кебек яшәү хокукын яклаучыларга рәхмәт хисе тәрбияләү.

Һава шартларына бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе бүген гамәлдән чыгарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International