ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2022 ел
җомга

20нче октябрь көнне 5-7нче сыйныф укучылары өчен "Җәлил гимназиясе" ндә көзге бал үткәрелде. Бәйрәм квест форматында узды. Балалар станцияләрдә төрле биремнәр үтәделәр: уйнадылар, кроссворд чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Чара күңелле, якты һәм мавыктыргыч иде. Укучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәмне "Яңа хәрәкәт" мәктәп укучылары үзидарәсе активистлары (җитәкчесе Граханцева Е. Р.) үткәрде.


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм хокукый дәресләр кысасында мәктәбебездә бистә башлыгы Р.Ә.Кәримов катнашында традицион булмаган кызыклы дәрес узды.

Бүген Иске Имән авылында Украинада махсус операция барышында һәлак булган якташыбыз, контракт хезмәтенең мотоукчылар батальоны механик-йөртүчесе Руслан Шакировны соңгы юлга озаттылар.

Хөрмәтле Ольга Сергеевна, Җәлил гимназиясе коллективы сезне юбилее белән чын күңелдән котлый. Котлауларга укучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар да кушыла. Сезгә чын бәхет, мәхәббәт һәм иминлек, елмаюлар, позитивлык һәм якты уңай яклар телибез! Укучылар дәресләргә ашыксыннар, ә йортларны мәхәббәт һәм гармония көтә. Сезнең һәр эшегездә уңышлар һәм Илһам!


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Әкияти сәяхәт - дәрес

“ Китапханә” дигән илгә, чыктык сәяхәткә бергә...”.

Янурыс авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы хисабына светодиод яктырткычлар урнаштырылды

Махсус сугышчан операциягә мобилизацияләнгән егетләргә Мортыштамак авыл җирлеге халкыннан гуманитар ярдәм җыелды. Җыелган  ярдәм Сарман районы “ Бердәм Россия “ партиясе бүлекчәсенә тапшырылды.

Күчмә семинар-киңәшмә

Мортыштамак авылы башкарма комитеты һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Җиңү аллеясында агач үсентеләре утыртылды.

 

Сарман районы Мортыштамак мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чишмә" фольклор ансамбле Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100  еллыгына багышланган "Милли Мон" Бөтенрәсәй мөнәҗәтләр фестивалендә катнашты. Фестиваль Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте,Татар мәдәният үзәге тарафыннан оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International