08.08.2024 № 259-ФЗ Федераль законы белән РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертелде. 2025 елның 1 гыйнварыннан, әгәр патентның гамәлдә булу вакыты 31 декабрьдә тәмамланса, салым салуның патент системасы буенча салымны 28 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.
2025 елның 28 декабре ял көне булганлыктан, быел түләүнең соңгы вакыты 2025 елның 29 декабре булачак.
Иминият кертемнәренә салымны киметү тәртибе турында искәртик:
* Хезмәткәрләр белән ИП өчен: ПСН буенча салым суммасын үзең өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә түләнгән иминият взнослары суммасына киметергә мөмкин. Кимү 50% тан да артмаска мөмкин.
* Хезмәткәрсез шәхси эшмәкәрләр өчен: үзең өчен кертемнәр суммасына салымны чикләүләрсез киметергә мөмкин.
Шунысы мөһим, шәхси эшмәкәрләр үзләре өчен түләнә торган иминият кертемнәренә патент буенча салымны фактта түләгәнче үк киметергә хокуклы.
Салымны киметү максатларында шәхси эшмәкәрләр салым түләүче сыйфатында исәпкә куелу урыны буенча салым органына ПСН - салым салуның патент системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасының кимүе турында хәбәрнамә җибәрергә тиеш (КНД 1112021 формасы).
Игътибар итегез: патентны салым салуның башка режимнары белән бергә кушканда, ПСН буенча салымны киметүгә исәпләнгән кертемнәр салым салуның башка режимнарында салымнарны киметү өчен исәпкә алынмый.
2016 елдан Россиядә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә #ЩедрыйВторник уза. Бу вакыт эчендә инициативага илнең 260 торак пунктыннан 4600 оешма кушылды. Акцияләр уздырылган көннәрдә хәйрия оешмаларына иганәләр 3-4 тапкырга арта.
Сарман районында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Яшь педагогларның традицион слеты узды. «Яшьләр һәм балалар» проектын, «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында
Бирегә 5 яшькә кадәрге тәҗрибәле укытучылар — яшь педагог мәктәбендә катнашучылар һәм аларның остазлар Советыннан остазлары җыелды.
Слет тәҗрибә уртаклашу, өйрәтү һәм формаль булмаган аралашу мәйданчыгына әверелде. Мөхтәрәм кунаклар Сәхипова И.Р., Исмәгыйлева Г. Т. һәм Гыйльфанов Р.Х. яшь коллегаларын үгет-нәсыйхәт сүзләре белән рухландырдылар, укытучы һөнәренең мөһимлеген һәм үз-үзеңне даими камилләштерү кирәклеген ассызыкладылар. Алар үзләренең уңыш серләре белән уртаклаштылар һәм яшь педагогларга кыйммәтле киңәшләр бирделәр.
Тәҗрибәле укытучылар педагогик викторина оештырдылар, ул яшь белгечләргә үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын уен формасында сынап карарга мөмкинлек бирде. Гыйниятуллина О.А. үткәргән психологик тренинг слетта катнашучыларга нәтиҗәле аралашу, стресс белән идарә итү һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.
Һадиев И.Ө. яшь педагогларга ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, яшь белгечләргә ярдәм итү Сарман районының мәгариф системасын үстерүдә өстенлекле юнәлеш булып тора.
Яшьлек + тәҗрибә = көчле команда! Слет һөнәри багланышлар урнаштыру, идеяләр алмашу һәм яшь буынны укыту һәм тәрбияләүнең авыр, әмма игелекле эшендә яңа казанышларга илһамландыру өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Барлык район халкын Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
Татарстан Конституциясе - кеше хокукларын һәм ирекләрен беркеткән, һәр гражданинга үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлеге биргән төп хокукый документ. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар телен һәм мәдәниятен торгызуда Конституциянең роле бәяләп бетергесез.
Без Татарстанда – имин, чәчәк атучы күпмилләтле республикада яшибез, ул нефть-газ чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше тармакларында, IT-өлкәдә заманча технологияләр кертү буенча алдынгы урыннарны били. Без хаклы рәвештә икътисад, сәламәтлек саклау һәм мәгариф, мәдәният һәм спорттагы казанышлар белән горурланабыз.
Сарман районы халкы күпмилләтле Татарстанны үстерүгә үз өлешен кертә, туган республикабыз хакына намуслы хезмәт куя.
Хөрмәтле якташлар! Республикабыз, районыбыз үсешенә керткән лаеклы өлешегез, намуслы хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Сарманда Сарман аграр көллиятенең спорт залында Ватанны саклаучылар елына һәм СВО зонасында һәлак булганнар истәлегенә багышланган бадминтон ярышлары узды.
«Лилия» балалар бакчасында «Бердәмлектә-көч!» дип исемләнгән кызыклы чара узды.
🌺 Без бердәм булганда гына - җиңә алачакбыз! 🤝🌸🌈 Халыклар бердәмлеге көне һәм халыклар традицияләре белән танышу безнең балалар бакчасының өлкән төркемендә узды. Балаларга республикада яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре турында белү кызык булды.🌻🌞
Балалар бакчасында көз бәйрәме балаларның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора! Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә искиткеч көзге кичәләр үтте. Балалар көз турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Бәйрәм ахырында Көз кызы барлык балаларга үз бүләкләрен бүләк итте.
Миңнеханов Фәндүс Флүс улы 1986 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасының Сарман районы Кәүҗияк авылында туа.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң 2013 елда туган авылына кайта һәм «Сарман» агрофирмасында зоотехник булып эшли башлый. Аннары Алабуга аккумуляторлар заводында эшли.
Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 15 декабрендә контракт буенча китте.
2024 елның 19 апрелендә гвардия рядовое Миңнеханов Фандус Флус улы Донецк Халык Республикасының Очеретино торак пункты янында Россия Федерациясе Кораллы көчләренең ЛНР, ДХР һәм Украина территориясендә Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча махсус хәрби операциясе барышында алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә һәлак булды.
Уташев Рөстәм Сергбай улы 1980 елның 27 августында Үзбәк ССР Сурхандарья өлкәсенең Сариассия районы Сариассия авылында туган.
Сарманның 91нче СПТУ-сын тәмамлаган. 2000 елда «Кәүҗияк» колхозында чәчүче булып хезмәт юлын башлый, фермада эшли. 2015-2016 елларда Чаллы шәһәренең КАМАЗ ГАҖ заводында мастер булып эшли. Аннары «Сарман " агрофирмасында хезмәт итә.
Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 31 июлендә контракт буенча китте.
2025 елның 21 октябрендә өлкән атучы, рядовой Уташев Рөстәм Сергбаевич Донецк Халык Республикасының Донецк шәһәрендә һәлак булды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев хәрбиләрнең якыннарының югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Кайгы уртаклашу сүзләренә шулай ук Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Камил Нәҗип улы Миңнугулов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Алар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Гаилә» милли проекты кысаларында оештырылган «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреатларын бүләкләделәр.