ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2025 ел
җомга

"Җырлы балачак илендә"XVI район конкурсына йомгак ясалды. Карашай Саклау балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясап, дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Балаларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, аларга тагын да зуррак уңышлар телибез.

Олы Нөркәй балалар бакчасында «Табигатьне Эколятлар белән таныштырабыз»дигән темага дәрес үткәрелде.

     Бүген Ләшәу Тамак мәктәбендә "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгьзалары Рәис Кәлимуллин һәм Фәйрүзә Хәбибуллина белән очрашу булды.

Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатларында мәктәптә «Балигъ булмаган мототранспорт чараларын  йөртүчеләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау» темасына гомуммәктәп линейкасы үткәрелде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары укучыларның игътибарын шуңа юнәлдерде:  мопедлар һәм мотоцикллар (скутерлар) юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгу, шул исәптән авыр тән җәрәхәтләре алу очракларын арттыра. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хокук бозучы балигъ булмаган балалар гына түгел, ә балигъ булмаган балаларның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре  дә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Сарман мәдәният йортында узган  2025 нче ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Россиядә һәм Татарстанда - Ватанны саклаучылар елы уңаеннан  «Җырлы балачак илендә» XVI район сәләтле балалар бәйгесенең  гала- концертында “Сандугач” балалар бакчасы нәни йодызчыклары торле номинацияләрдә җиңү яуладылар.

Азалак авыл җирлегендә аншлагларны буяу

Бүген Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты»Халыкара тарихи диктанты узды. Аңа Сарман урта мәктәбе базасында да кушылдылар. Акциядә катнашучыларны Яшь армиячеләр, мәктәп волонтерлары сәламләде. Диктантны оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, махсус хәрби операция ветераны Александр Гайнетдинов, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары язды. 25 минут дәвамында алар тест форматында 25 сорауга җавап бирделәр.

Бүген безнең бакчабызда Бөтенроссия «Эколят көне» үткәрелде, ул экологик проблемаларга багышланган иде. Бу тематик көн кысаларында балалар белән «Табигать – ул безнең уртак байлыгыбыз» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар әкияти табигать сакчылары Ёлочка, Шалун, Умница, Тихоня белән бергәләп урманны сакларга һәм якларга, анда яшәүче үсемлекләр һәм агачлар турында кайгыртырга дигән кагыйдәне ныгыттылар,рәсемнәр ясадылар.

26 нчы апрель- Г Тукайның туган көне. Шул уңайдан, бүген Сарайлы балалар бакчасында, бөек татар шагыйре Г Тукайның туган көненә багышланган"Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән тематик эшчәнлек узды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, әсәрләре буенча татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карадылар.

Зурлар төркеме белән Эколяталарга багышланган чара уздырдык, уртанчылар төркем балаларын Эколяяталар командасына алдык һәм алар белән төрле уеннар уздырдык


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International