ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2025 ел
җомга

  Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Заһирова Гүзәлия Олы Нөркәй урта гомуми белем биру  мәктәбе базасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мәктәп һәм югары уку йортының заманча мәгариф киңлегендә табигый-географик белемнәр» IV Республика фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады.

Бүген, 18 нче апрель көнне, "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" - "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ филиалында санитар-экологик айлык һәм "ЭКОяз-2025" республика конкурсы кысаларында чираттагы язгы өмә узды.

Мәктәпкә эзерлек төркемендә тәрбияләнүче Фархутдинова Диляра  "Канатлы дусларга ярдәм ит" экологик акциясенә кушылды.
#Экояз2025
#Экокоманда
#Петровказаводбалаларбакчасы

Сарман урта мәктәбе - "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" филиалы укучылары һәм ата-аналары свода катнашучыларга ярдәм йөзеннән һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында "Сезне өйдә көтәләр" акциясендә катнаштылар.

Балалар әти-әниләре белән бергә "яхшылык" капчыклары тектеләр, анда беренчел кирәк-яраклар һәм җылы теләкләр язылган өзекләр салдылар.Бу инициатива безнең барыбызны да илебезне яклаучыларга рәхмәт белдерү омтылышында берләштерде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү һәм "80 патриотик эш" планын тормышка ашыру кысаларында МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Г.Р. Гарайшина һәм китапханәче И. В. Хөсәенова китап күргәзмәсе оештырдылар. Гөлфинә Рәкыйп кызы укучыларны күргәзмә белән таныштырды, анда һәр штрих – Бөек Ватан сугышының җанланган тарихы һәм халыкның үлемсез батырлыгы турында искә төшерә.

"Хәтер бакчасы" акциясе экологик акция генә түгел, патриотик акция дә ул. Яшел һәйкәлләр буыннарны берләштерә һәм ата-бабаларыбыз батырлыгы истәлеген саклый.

МБМББУ "Шәрләрәмә балалар бакчасы" Республика күләм #ЭКОЯЗ бәйгесендә катнаша.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар әти-әниләре,әбиләре белән агач утырттылар.

Бүген Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары көче белән юл буен чүп-чардан чистарту буенча өмә узды.

5 « Әкият» МББМУ балалары "җиргә бакча бүләк ит"акциясендә катнашалар.

2025 елның 17 апрелендә МБББУ«Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә мәктәп ишегалдын һәм аның тирәсен җыештыру буенча гомуммәктәп өмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International