ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе
Мортыштамак һәм Колмәт авылында Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.

24
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе
Әниемә бүләгем! Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Әниләр көне уңаеннан, мәктәпкәчә тәрбия бирү төркемендә тәрбияләнүче кечкенәләр тәрбиячеләре белән берлектә үз куллары белән әниләргә бүләкләр ясадылар.Эшләрен тырышып һәм пөхтә итеп башкардылар. Балаңнан үз кулы белән ясаган бүләкне алу – зур бәхет бит ул!

Безнең мәктәптә традицион «Ныклы гаилә — көчле Россия»спорт бәйрәме узды. Чара Гаилә елына, шулай ук Әниләр көненә багышланган иде.

Гаиләнең барлык әгъзалары да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Чөнки ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып тора.

Чара спорт эстафетасы формасында оештырылды, анда балалар һәм ата-аналар катнашты, алар ике командага бүленде: «Радуга» һәм «Улыбка».

Хөрмәтле Әниләр, сезне чын күңелдән бүгенге матур бәйрәм - Әниләр көне белән котлыйм. 

Сез мәрхәмәт, җылылык, сабырлык, өмет, мәхәббәт, иман, көч һәм илһам чыганагы. Гаилә мәшәкатьләрен дә, һөнәри эшчәнлекне дә, балалар тәрбияләүне дә сез үз иңнәрегездә сабыр гына күтәрәсез. Сезгә балаларыгыз турында армый-талмый кайгыртуыгыз, игелегегез, назыгыз өчен рәхмәт сүзләремне белдерәм.

Күп бала тапкан һәм тәрбиягә алган балаларга ана назы биргән ханымнар, Бөек Ватан сугышы елларында газиз ул һәм кызларын яу кырына озаткан, сугыштан соңгы елларда авыр тормыш йөген үз иңнәренә алган һәм янәдән бүген Илебезгә куркыныч янаган көннәрдә балаларын Ватанны сакларга озаткан, Ил өчен бу изге көрәштә үз гомерләрен корбан иткән каһарман уллар үстергән Аналар! Аеруча сезгә олы хөрмәтемне һәм рәхмәтемне җиткерәм, чиксез сабырлыгыгыз, батырлыгыгызга сокланам.

Барлык Әниләргә ныклы сәламәтлек, гаилә учагы җылысын, балаларыгызның кадер-хөрмәтен, имин тормыш һәм тыныч күк йөзе телим.


23
ноябрь, 2024 ел
шимбә

"Җәлил гимназиясе"нең оста кызлары мәктәп ашханәсе өчен алъяпкычлар һәм тоткычлар тектеләр. Пешекчеләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт, алар еш кына игътибарсыз кала, әмма аннан башка безнең уңайлы аш залын күз алдына да китереп булмый. Бу матур һәм җыйнак алъяпкычлар ашханә атмосферасына җылылык һәм кайгыртучанлык кертә, тәмле ризыклар әзерләгән мәхәббәтне гәүдәләндерә. Кызлар кулы белән тегелгән һәр юл изге ниятләр һәм безнең мәктәп көнен бизәү теләге белән тулы. Һәр тотышка тукымалар гына түгел, ә бердәмлек, дуслык һәм иҗат рухы да салынган. Алар ярдәмендә пешекчеләр кулларын кайнардан саклап кына калмыйча, безнең ярдәмне һәм рәхмәтебезне дә тоя алалар.

ТАБИГАТЬНЕ САКЛАУ ҺӘРКЕМНЕҢ БУРЫЧЫ! Безнең мәктәп укучылары рәсем сәнгате дәресләрендә укытучылары Ибраһимова А.Н. белән берлектә табигатькә, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз мөнәсәбәтләрен рәсемгә төшерделәр. Шунысы мөһим: балалар туган як табигатенә битараф түгел, алар табигатьне яраталар һәм саклыйлар!
ТАБИГАТЬНЕ САКЛАУ ҺӘРКЕМНЕҢ БУРЫЧЫ! Безнең мәктәп укучылары рәсем сәнгате дәресләрендә укытучылары Ибраһимова А.Н. белән берлектә табигатькә, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз мөнәсәбәтләрен рәсемгә төшерделәр. Шунысы мөһим: балалар туган як табигатенә битараф түгел, алар табигатьне яраталар һәм саклыйлар!

Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендә «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXV II конференциясе эшендә катнаша.


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Сарман район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Син хөрмәткә лаек, Бөек зат!” дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте. Әниләрне бәйрәм белән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы котлады, юбилярларга район Башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Уллары махсус хәрби операциядә батырларча  һәлак булган әниләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

22 нче ноябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә «Гаилә кыйммәтләре һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү» темасы буенча районның башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе утырышы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International