ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сарман гимназиясендә совет язучысы, публицист К.И.Чуковский тууына 140 ел уңаеннан әдәби-иҗади конкурс узды

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Макулатура тапшырып, агачларны сакла!" девизы астында макулатура җыю буенча экологик акция узды. Дөрес эко-гадәтләрне балаларга балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Балалар әти-әниләре белән берлектә  урманнарны, табигать ресурсларын саклауга һәм бистәне кәгазь чүп-чарыннан  чистартуга юнәлтелгән зур социаль әһәмияткә ия эш башкардылар. Безнең балалар бакчасына йөрүчеләрнең яртысыннан артыгы ата-аналар белән берлектә бу  акциядә катнашты. Балалар бакчасы хезмәткәрләре дә читтә калмады, уртак эшкә үзләреннән өлеш керттеләр.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү

метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

сәгать 20дән башлана. 13 апрельдә 10 сәгатькә кадәр. 14 апрель 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 14 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 1984 елдан бирле бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Шулай ук ул дөнья мирасының күптөрлелеге һәм аны саклау өчен куела торган көчләр турында күбрәк белү мөмкинлеге бирә.

1972 елда ЮНЕСКО Генераль Ассамблеясе сессиясендә кабул ителгән һәм 1975 елның декабрендә үз көченә кергән Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау Конвенциясе мәдәни мирасны саклау буенча төп документларның берсе булып тора.

Татарстан Республикасы җирлегендә генә дә мөһим тарихи урыннар, биналар, һәйкәлләр бик күп.

Бүген исә, Сарман гимназиясенең укучылары белән бергә, үзебезнең Сарман районы буенча һәйкәлләрне, тарихи урыннарны барладык.

Үзәк паркта урнаштырылган монумент, стеллаларны, татарның легендар шәхесе Илһам Шакиров истәлегенә куелган бюстны, Тукай премиясенә лаек булган якташларыбызга багышланган стелланы бик тиз санап чыктылар, Бакыр базы белән Ленин бабайны да онытмадылар. Ә менә туган ягыбыз, Сарманыбыз аша агып үткән Минзәлә елгасының махсус саклау астында икәне барсы өчен дә яңалык булды. Әңгәмә барышында  укучылар “Һәр һәйкәлдә авылым тарихы” дигән видеоролик аша, районыбызның төрле җирләрендә урнашкан тарихи урыннар, һәйкәлләр белән таныштылар, кайсылары махсус яклау астында икәнен, ә кайберләренең,тарих битләрендә урын алып торсалар да, әлегә  ул исемлеккә кермәгәнен ачыкладылар.

 

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #пушкинскаякарта #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии

Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы районара салым инспекциясенең ситуацион үзәге салым түләүчеләрдән бизнесның рисклары турында килгән мөрәҗәгатьләрне көн саен күзәтеп торырга тиеш. Барлык кергән мөрәҗәгатьләр анализлана, гомумиләштерелә һәм килеп туган шартларда системалаштыру һәм кирәкле ярдәм чараларын эшләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Федераль ситуацион үзәгенә җибәрелә.

Бүген Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Тәзкирә Зарифулла кызына 90 яшь тулды.

Аны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов, авыл имам-хатыйбы Илдар Әшрафуллин котладылар, бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар. Котлауларга юбилярның туганнары, якыннары да кушылдылар.
Тәзкирә апа тормыш иптәше – гармунчы Наил абый белән (кызганычка каршы, вафат) дүрт кыз һәм бер малай үстергәннәр. Ул үзе дә биш балалы гаиләдә дүртенчесе булып дөньяга аваз салган. Ун яшеннән күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә йөргән, урман кисү буенча хезмәт куйган. «Тыл ветераны», «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемнәр йөртә, күпсанлы медальләргә ия. Бүгенге көндә балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яши.

Санитар-экологик икеайлык.

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Һәр сыерчыкка - өй" темасына экологик дәрес үтте. Максат: балаларны күчмә кошларның күптөрлелеге белән таныштыру. Табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның гаять зур әһәмиятен күрсәтү, кошларга мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.

12 апрель көнне Кәүҗияк авыл җирлегендә өмә булып узды

12 апрельдә Мортыштамак авыл җирлегендә өмә үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International