Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Урманны саклагыз!" дигән экологик әкият белән чыгыш ясадылар. Экологик әкият балаларда яхшы үсеш алган күзаллаулар ярдәмендә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әйләнә-тирә табигатьне күзәтергә, урманда нинди экологик проблема килеп чыкканын үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирә!? Экологик әкиятнең максаты - туган табигать матурлыгын күрергә һәм аңларга, бөтен тереклеккә сакчыл карарга өйрәтү.
Сарман урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында "Беренче адымнар" дип аталган муниципаль фәнни-гамәли конференция узды.
Җәлилдә "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона туры үтте. Бәйгедә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай, Бөгелмә һәм Мөслим районнары мәктәпләре чыгыш ясады.
2022 елның 16 апрелендә Сарман авылының Үзәк паркында (Ленин паркы) авыл җирлекләренең II Спартакиадасы исәбенә җиңел атлетика буенча финал ярышлары узды, анда 7 команда катнашты.Катнашучыларга 4х100 м га эстафетада үзләрен күрсәтергә туры килде (2 ир-ат+2 хатын-кыз).Авыл җирлекләре арасында чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны Әлмәт авыл җирлеге, 2 нче урынны Илексаз авыл җирлеге, 1 нче урынны Иске Кәшер авыл җирлеге алды.
15 нче апрель көнне Җәлил мәдәният йортында ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона туры узды. Конкурста якын-тирә районнардан 6 команда катнашты. Командалар "Безнең күңелле дус сыйныф" визит карточкасы, "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе һәм иҗади номер тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, балалар һәм аларның әти-әниләре балаларны театрларга, музейларга, китапханәләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән "Халык сәнгате" проектын якладылар. Киеренке көрәштә "Җәлил гимназиясе"нең 7нче Б сыйныф командасы, сыйныф җитәкчесе Гәрәева Венера Азат кызы җитәкчелегендә, иң күп балл җыйды һәм "Тату сыйныф серләре" конкурсының зона этабында җиңүче титулын яулады. Команда Сарман районы данын яклап республика этабында чыгыш ясаячак. Ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Уңышлар телибез!
12 нче апрельдә районда кер эшләре уңышлы гына башланып китте.
Беренче булып күпьеллык үлән җирләре минераль ашламалар белән тукландырылалар. Нөркәй, Сарман агрофирмалары бу бик тә мөhим аграр чараны “Барс” сиптергечләре белән башкаралар.
Ә Җәлил агрофирмасы бу эшне көзге бодай басуында башлады. Бүгенге көндә 2500 гектарда күпьеллык үләннәр һәм 620 гектар уҗым культуралары тукландырылды.
Быел Сарман районында чәчү мәйданнары 78,4 мең гектар тәшкил итә.
Шулардан бөртекле hәм кузаклы культуралар 49,7 мең гектар,
техник культуралар 18,6 мең гектар;
терлек азыгы 10,0 мең гектар;
яшелчә мәйданы 13 гектар тәшкил итәчәк.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Югары Чыршылы авыл җирлегендә өмә үткәрелде.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Һәр сыерчыкка - өй " экологик акциясе узды. Балалар әти-әниләре белән бергәләп сыерчык оялары ясадылар. Алар ,шундый матур сыерчык оялары ясап, канатлы дусларыбызга зур мәхәббәт күрсәттеләр.
Әдәби кичә “Шигырь булып үткәннәрдә эзе калсын”
Сарман мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Таңсылу” балалар халык театры (режиссеры: Гиздетдинова Айгөл Ринатовна) 12 апрельдә Илексаз, 13 апрельдә Мортыш-Тамак һәм 14 апрельдә Яңа Әхмәт авылларында Рафис Корбанның “Керпе малае дуслар эзли”әсәрен сәхнәләштерделәр.