15 февраль көнне, Әфган сугышында хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган авылдашыбыз, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры, Садыков Илшат Әбүһәр улын искә алып, аның каберенә венок салынды.
Карашай-Саклау авыл җирлеге коллективы һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында узган, Сугышчы-интернационалистлар-әфганчыларны искә алу көненә багышланган митингта катнашты
Бүген Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбендә I “Кабатланмас моң” район балалар җыр бәйгесенең гала концерты үтте
15 февраль-Колмэт авылында афганчы-интернационалистларны искә алу
2022 елның 15 февралендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тула.
15 февраль-Зур Нөркәй авылында афганчы-интернационалистларны искә алу
Бүген Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре МБББҮ «Сарман гимназиясе»нең Ханова Нурания Вәзир кызы җитәкчелегендәге 5 «А» сыйныфында “Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек”исемле патриотик дәрес үткәрде.
Әфган сугышы каһарманнарын искә алу көнендә традиция буенча без Яшь армиячеләр хәрәкәте сафына яңа укучыларны кабул итәбез.
Бүген бакчабызда Муса Җәлилне искә төшерү кичәсе үтте. Шагыйрьнең тормыш юлын, шигырьләрен, әсәрләрен сөйләп, җырларын башкарып үтте бу кичә. Балалар яшьтән үк Муса Җәлилне белеп үсүләренә без бик горурланабыз. Киләчәктә аның иҗатын үз алларына үрнәк итеп куеп дөрес тормыш юлын сайларлар дип ышанып калабыз.
15 нче февраль көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил-безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Бәйрәм кичәсе барыбызга да бик ошады.