ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Кадерле әниләр! Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Cез тормышыбызның яме, иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә. Ничә генә яшьтә булсак та, төпле киңәш сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлап, ярдәм итүегезне беләбез. 
Бүген сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр сыман.
Күп балалы һәм тәрбиягә алган балаларны үстереп, аларга ана назын бүләк иткән ханымнар, яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, Бөек Җиңүне якынайткан апалар, хөрмәтле әбиләр ихтирамга аеруча лаек. Аларга бүген чиксез рәхмәтемне җиткерәм.
Кадерле әниләр, бәйрәм уңаеннан сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, балаларыгызның кадер-хөрмәтендә  озын куанычлы гомер кичерүегезне телим.


27
ноябрь, 2021 ел
шимбә

27 ноябрь көнне Сарайлы авылында гер спорты буенча мәктәп укучылары арасында район беренчелеге ярышлары уздырылды. Ярышлар Мөхәммәтов Наил абый истәлегенә багышланды. Икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы гомуми зачетта 1 урынга лаек булды.


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:


Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 26 ноябрь 18 сәгатькә кадәр. 27 ноябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 26 ноябрь кичендә, төнлә һәм көндез 2021 елның 27 ноябрендә көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Туган якны өйрәнү халык мәдәниятенең гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм күркәм эшләрен үсеп килүче буыннарга түкми-чәчми тапшыру безнең бурычыбыз. Тарихыбыз ядкәрләренең күпчелеге, кулъязмалар булып сакланып безнең көннәргә кадәр сакланган.  Һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Бөек ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Гыйлем кояштан яктырак” дип исемләнгән семинар-конференция, нәкъ менә  төрки-татар язу тарихына, мәгърифәт учаклары, мәгариф, аның үткән юлына багышланган иде.

Очрашу барышында Сарман һәм Минзәлә районнарының мәктәп-мәдрәсәләре тарихы, татар халкының язма мирасы, рун, гарәп һәм латин графикасындагы язма чыганакларны өйрәнү темалары яктыртылды. Шулай ук әлеге төбәкләрнең күренекле шәхесләре- Шәйхлислам һәм Шакирҗан, Садыйк  Хәмидиләрнең тормыш юлы, эшчәнлеге хакында чыгыш яңгырады. Кичәнең мәртәбәле кунаклары  язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире, Арча районы Казан арты музееның “Туган якны өйрәнү” бүлеге җитәкчесе Ленар Гобәйдуллин, Гиндукуш хәрби – патриотик музее директоры Гарипова Резеда Равис кызы, Гиндукуш хәрби – патриотик музее фәнни хезмәткәре Гәйнетдинова Лилия Миннехәниф кызы үзләренең чыгышларында әлеге теманың мөһим һәм һәрдаим өйрәнелергә тиеш дигән фикерне азсызыклап үттеләр.

Галим Николай Петрович Рычков татар авылларында балаларга белем бирүгә омтылышның көчле булуына игътибар итеп, болай дип яза: “Казан һәм Оренбург губерналарындагы юлны күбесенчә татар авыллары аша узганда, мин аларның балаларны ничек тәрбияләвен күзәттем. Аларның үз балаларына тәрбия биргәндә үти торган гадәт-йолаларын чын мәгънәсендә мактауга лаек: чөнки алар үз балаларын сабый чактан ук үзләренең кануннарын һәм кеше башкарырга тиешле барлык вазифаларны танып-белү рухында тәрбияләргә тырышалар; моның өчен исә һәр татар авылында диярлек гыйбадәтхана һәм балалар өчен мәктәп бар, аларны шунда яшәүче укыта... Кыз балалар да мондый тәрбиядән читтә калмый.”

Чыннан да татар милләте элек-электән аң – белемле, рухи яктан бай халык булган, нинди генә киртәләр корсалар да үз телен, динен саклап калган. Әлеге тарихи, милли, дини ядъкәрләрнең бүгенге көндә үсеп килүче буынны тәрбияләүдә дә роле бик зур. Туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәгән халык-бәхетле халык.

 

Әлеге бәйгедә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре җитәкчелегендә Чулпан һәм Данил Шәфигуллиннар катнашты. "Лучший культурно-познавательный маршрут "номинациясендә “Сарман чишмәләре”  проекты 3 дәрәҗә лауреат булды. Эш барышында "Кара-каршы чишмә" һәм "Бузат"чишмәләре буенча туристик маршрут эшләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәренең, "Сәйдәш"мәдәни үзәге сәхнәсендә узды, аларга “Читай город” сертификатлары һәм бәйгенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Салым салуның патент системасында эшкуарлар патент хакын тулысынча яисә өлешчә исәпләнгән һәм түләнгән патентларның гамәлдә булу чорында мәҗбүри иминият кертемнәре һәм пособиеләр суммасына киметә алалар. Эшмәкәрләр ялланган хезмәткәрләрсез салымны нульгә кадәр киметә алалар. Шәхси эшмәкәрләр ялланып эшләүчеләр белән патент бәясен иң күбе 50% ка киметергә мөмкин.

“Гомер уза аккан сулар кебек...” Чыгыш

"Экология-һәркемнең эше" Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе җиңүчеләре һәм лауреатлары билгеләнде, Җәлил 1нче мәктәбе укучысы Ханнанова Азалия "Минем экосемья - минем команда"номинациясендә җиңүче булды. Азалия күпләргә "Яшел Татарстан", "Мәктәп экопатруле", "Яшел семерка" кебек күп кенә эко-конкурсларда җиңүче һәм призер буларак таныш.

Көзнең соңгы көннәре дә җитте. Ә көз  китү белән "Әниләр көне" килде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемнәрендә яраткан һәм кадерле әниләргә багышланган бәйрәмнәр узды. Чөнки әни-безнең тормышта иң мөһим кеше! Балалар әниләрен күңелле җырлар, шигырьләр, биюләр һәм, әлбәттә, бүләкләр белән сөендерделәр.

25 нче ноябрь көнне "Кояшлы куян" дип исемләнгән энергияне сак тоту темасына багышланган республикакүләм үткәрелгән  конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бу конкурста Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче Гыйльманова Гүзәл җиңүче булды. Гүзәлне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International