Яңа Саклау авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә һайкәл ачу тантанасы булып узды.
Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физик культура, спорт хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар!
Сезне чын күңелдән Физкультурачы көне белән котлыйм! Спорт кешеләргә сәламәтлек, көч, матурлык алып килә, кәефне күтәрә, холыкны чыныктыра. Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, күп мәсьәләләрне хәл иткәндә мөһим этәргеч булып тора. Шунысы куанычлы, районыбызда киң массалы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар, бүгенге көндә 138 спорт корылмасы эшли. Даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында укучы балалар, яшьләр генә тугел, өлкән буын кешеләре дә шактый. Спортны үз һөнәрләре итеп сайлаган, сәламәт яшәү рәвешенә өлеш керткән, спортта уңышлар яулаган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең максатчанлык, җаваплылык, әхлакый һәм физик чыдамлыгыгыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда районыбызны данлауга ярдәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлы стартлар һәм җиңүләр телим!
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин алдынгы комбайнчыларны бүләкләде һәм урып-җыю эшләренең һәм терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышты.
Кичә, 12 август көнне, Сарманның үзәк ял паркында якташыбыз, җирле шагыйрә Айсылу Кәлимуллинаның иҗаты буенча шигъри терапия узды.
2021 нче елның 13 нче августында «Сарман» кинотеатрының киңәшмә залында Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Россия Федерациясе Җир кодексының 39.5 статьясындагы 6 пунктын һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясын үтәү кысаларында Сарман муниципаль районында өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү буенча чаралар тормышка ашырыла. 13.08.21 г. Сарман авылында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре тарафыннан 33 гаиләгә Сарман авылында шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлекләре бирелде. 2012 елдан Сарман муниципаль районында җир кишәрлекләре бирү исемлегенә 941 гаилә кертелгән. 894 җир кишәрлеге (Сарманда - 415, Җәлил бистәсендә - 855, калган торак пунктларда - 91), чиратта 47 гаилә (Сарманда - 25, Җәлил бистәсендә - 10, калган торак пунктларда - 12) бирелде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.
Бүген Сарманда физкультурачылар Көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия акциясен уздыру күркәм традициягә әверелде. Менә бүген дә Сарман авылының үзәк паркында акция узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин булачак беренче сыйныф укучыларын котлады һәм портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
13 агуст көнне Үзәк ял паркында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе һәм физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм узды. Балалларны Сарман муниципаль район башлыгы Хоснуллин Фәрит Мөнәвирович һәм “ГранаТ-Стан-групп” холдингының персонал белән эшләү буенча баш белгече Иванова Ирина Геннадьевна бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды.