Җәлил мәдәният сараеның «Карамель» хореография коллективы «Чикләрсез сәнгать» Халыкара фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
Хөрмәтле ата-аналар!
Язгы чорда балаларның үз-үзләрен тотышына игътибар итегез: бу язгы көннәрдә сулыкларга бару тормыш өчен куркыныч!
12 нче апрель - Космонавтика көне. Шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бик күп чаралар үткәрелде. Балалар белән космоска, беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган белем бирү эшчәнлеге үткәрелде. Космос турында шигырьләр сөйләделәр, рәсем күргәзмәләре оештырылды. Бакчабызда тәрбияләнүче балалар, космос темасына багышланган бәйгеләрдә катнашып, дипломнарга лаек булдылар.
12 апрель - Космонавтика көне. Быел беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тула. Бу бәйрәм галәмдә булган беренче кеше – Юрий Гагарин батырлыгы аркасында барлыкка килде. Ул Җир планетасы тирәли тарихи очыш ясады.
Җәлилнең 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында космонавтика көненә багышланган тематик атналык үтте. Педагоглар балалар белән космос турында иллюстрацияләр карадылар, шигырьләр сөйләделәр, танып-белү әңгәмәләре үткәрделәр, җырлар җырладылар, рәсем ясадылар, Космос һәм космик корабльләр турында презентацияләр карадылар, дидактик уеннар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар Җир планетасы, Кояш Һәм Йолдызлар, космоска очулар турында белделәр.
Ә бүген, 12 апрельдә, тематик физкультура күңел ачу чаралары оештырылды. Балаларны кызыклы сынаулар көтте. Күңел ачу физик сыйфатлар үсешенә генә түгел, космос, космонавт һөнәре, планеталар, Ю.А. Гагаринның беренче очышы турында белемнәрне киңәйтүгә дә ярдәм итте. Күңелле һәм кызыклы бәйрәм, һичшиксез, тәрбияләнүчеләргә истә калды.
Бүген илебез тарихындагы истәлекле көн. Нәкъ 60 ел элек бу көнне Ю. А. Гагарин космоска очкан. Шушы вакыйгага багышланган чаралар оештырылды.
Кешенең беренче тапкыр космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбенең 4 А класс укучылары өчен әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - илебезнең космонавтика өлкәсендә ирешкән уңышларын күрсәтү, галимнәр, конструкторлар, очучы-космонавтлар белән таныштыру булды. Шулай ук якташыбыз, Хуҗи авылы егете Юрий Гагаринның шоферы Гариф Сәйфиевнең тормыш юлы да сөйләп үтелде. Әңгәмә азагында космос турында фильм һәм презентация күрсәтелде.
2021 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
10 апрель көнне Сарман гимназиясе укучылары унсигезенче Тоталь диктантта катнаштылар. Бу-Новосибирск дәүләт университетында барлыкка килгән иҗтимагый проект. Быел диктант дөньяның 59 илендә уза, ә конкурс нәтиҗәләре буенча акция башкаласы Якутск булды. Диктант безнең гимназия мәйданчыгында узуына без бик шат. Диктант текстын язучы Дмитрий Глуховский әзерләде. Диктантта катнашучылар гаилә, мәңгелек кыйммәтләр һәм буыннар дәвамчанлыгы турында тарих белән таныштылар.
2021 елның гыйнварында хезмәтне саклау буенча 39 Яңа Кагыйдә үз көченә керде, яңа документлар хезмәт мөнәсәбәтләре һәм социаль партнерлык өлкәсендә барлык тармакларда да диярлек хокук мөнәсәбәтләренең төрле өлкәләрен җайга сала.
Россия профсоюзлары берләшмәсе адресына СОЦИАЛЬПРОФ безнең профсоюз оешмаларының хезмәт инспекторларыннан күп кенә эш бирүчеләрнең яңа норматив документлар турында мәгълүмат бирмәве, бу эшчеләрнең хокукларын бозуга китерергә мөмкин һәм инде китереп чыгаруы турында күп санлы мөрәҗәгатьләр килә.
Космонавтика көне, календарьның теләсә нинди мөһим датасы кебек үк, балалар бакчасында төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Мәктәпкәчә балачак-шәхес формалашуның мөһим чоры, һәм мондый чаралар патриотик хисләр үсешенә ярдәм итә. Балаларга үз илеңә, аның мәдәниятенә карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, Туган ил тормышына шәхси катнашы барлыгын аңлау бик мөһим. Балалар өчен Космос темасы бик кызыклы, анда гадәти булмаган, фантазияле кешеләр күп. Балаларны кызыклы сынаулар көтә иде. Космонавтлар буларак, алар «очыш алдыннан» физик әзерлек уздылар — бу зарядка һәм тренировка күнегүләре иде. Балалар азарт белән стильләштерелгән эстафеталарда катнаштылар: космик корабльләр кордылар, «йолдызларга тернияләр аша уздылар». Тәрбияче Миннәхмәтова З. М.