ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

Петровка Завод урта мәктәбендә шахмат буенча турнир узды.

 Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Кошлар-безнең  дусларыбыз” дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Әлеге экологик чараның максаты-укучыларның табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле турында белемнәрен тулыландыру. Әлеге  максаттан чыгып, мәктәбебезнең биология укытучысы Салихова Ф.Р. 1-9 сыйныф укучылары белән кошлар турында әңгәмә үткәрде. Сыйныф сәгате ахырында канатлы дусларыбыз турында викторина узды.

Җәлил беренче мәктәбе укучылары комплекслы тикшерү эшләрен дәвам итәләр. Бу атнада ВПР тарих буенча 5,7 сыйныфларда УЗДЫ, 4 нче сыйныфлар математика буенча ВПРДА катнашты. Бу-бердәм биремнәр нигезендә бөтен Россия буенча үткәрелә торган контроль эш.

Җәлил 1 нче санлы мәктәбе укучылары "Фәнгә адымнар" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар һәм 3 нче урынны яуладылар, фәнни җитәкчеләр Әсәдуллина А. М., Сафиуллина Ф. Г. котлыйбыз 

27 март көнне Җәлил гимназиясе базасында укытучылар, мәктәп укучылары һәм студентларның "Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре" дигән V Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Җәлил беренче мәктәбе укытучылары һәм укучылары конференциядә актив катнаштылар һәм урыннар яуладылар.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 Зур Нөркәй   “Кояшкай” балалар бакчасында  “Язны котлап сайрый кошлар” дигән иртә үткәрелде. 

Язлар җитте… Канатлы дусларыбыз да җылы яклардан кайта башладылар.

Шул уңайдан һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында Күтәмәле мәктәбендә актив эш бара. Укучылар, география укытучысы Мусина Л.И. белән берлектә, кошларга оялар ясадылар. Аларга кайтып кунаклыйсы гына калды!

1 апрель көнне Җәлил мәдәният  сараенда   «Әби сандыгы»дип исемләнгән чара узды.

Бүген "Сарман" кинотеатры бинасында 2021 елның 19 сентябрендә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүне күзәтүчеләр өчен укулар узды. Укыту программасын "бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе экспертлары Марсель Гәрәев һәм Алексей Киселев тәкъдим итте.

2021 нче ел-Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Җәлил мәдәният йортында "Ак әбидә кунакта " дип аталган мәдәни чара үткәрелде. "Каенкай" балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Ак калфак " иҗтимагый хатын-кызлар оешмасының Җәлил бүлекчәсе , "Дуслык" ветераннар ансамбле белән очраштылар. Балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлы- биюле уеннар уйнадылар.Борынгы татар өе , көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Ак әби балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, изге теләкләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International