ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

24 мартта Сарман гомуми белем биру мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларынын "Беренче адымнар" 1 нче районара фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда 1 нче сыйныф укучысы Фәйзуллин Румил  "Сәламәт яшәү рәвеше" секциясендә 1 нче урын яулады. Житәкчесе Газизова Г.Ф.

"Беренчеләр хәрәкәте" пилот Төркеме - юннатлар «Әйдәгез табигатьне саклыйк»экологик сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр, гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мохиттән: һавадан, Судан, болын хуш исләреннән, яфракларның кыштырдавыннан башка яши алмавын, ә табигать алмашка бары тик сакчыл караш.

Бакчада театр түгәрәге эшен дәвам итә. Түгәрәкне тәрбияче Эльмира Хәйдәр кызы  җитәкли. Бакчада тәҗрибә алган "артистлар" инде үз осталыкларын мәктәпләрдәдә дәвам итәрләр дигән өмет яши.
Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар үзләренә бирелгән рольләрне тырышып уйныйлар, әти-әниләр сәхнә костюмнары әзерләүдә булышалар. Балаларның уңышларын күреп алар да 
сөенә",- ди түгәрәк җитәкчесе Эльмира Хәйдәр кызы.
Әлегә кадәр нәниләр әкиятләрне рус телендә генә уйнасалар, киләчәктә татар телендә дә театр куярга ниятлиләр.
Менә бүгендә кечкенә артислар белән рус халык әкияте "Теремкәй" не татар телендә сәхнәләштердек.
Тычкан-Чыкылдык, Бака-Бакылдык, Куян-Куркаккай, Төлке-Хәйләбай, Бүре-Сорыколак, Аю-Камытаяк кебек сүзтезмәләре хисабына рус балаларның сүзлеген баетуда зур эш булып тора.
Яшь артистларга уңышлар гына телисе кала.

Сарман район эксплуатацияләү газ хезмәте начальнигы итеп Минһаҗев Ринат Рим улы билгеләнде.

Бүген район Советының утырышлар залында киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Әлмәт филиалы, туберкулез проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм Сарман районы халкына авыру һәм аны профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирүне арттыру максатларында 24.03.2025 елдан 28.03.2025 елга кадәр эш көннәрендә 08.00-12.00 гә, 13.00-17.00 сәгатькә кадәр «Кайнар линия» үткәрә. «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗның Әлмәт филиалы» 8(8553) 45-20-72, 8(85558)7-22-73, 8(85559)2-44-46.


22
март, 2025 ел
шимбә

19 нчы март көнне «Җәлил гимназиясе» ндә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Парламент дәресе– 2025 үткәрелде. 

Ләшәү-Тамак мәктәбендә инглиз теле атналыгы узды


21
март, 2025 ел
җомга

Бүген Сарман районы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды.

Котлаулар белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Башкарма комитетның мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айназ Сафина, «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе рәисе Александр Еремин, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Сарман район комитеты рәисе Эльза Кәримова чыгыш ясадылар. Алар иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр, Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамоталарын, Сарман муниципаль районы Башлыгының, ТР Мәдәният министрлыгының, Башкарма комитетның мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Чара Татарстан Республикасының «Агыйдел»дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды.

Һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз! Бетмәс-төкәнмәс энергия, якты һәм шатлыклы вакыйгалар, бәхет, барлык башлангычларда уңышлар телибез!

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә. Бүген «Сандугач» балалар бакчасында бу бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздырдылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, аркан тартыштылар, чулмәк ваттылар. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар халык уеннарын уйнадылар, яз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International