Татарстан проекты тәҗрибәләрне сайлап алуның бишенче сезоны ун җиңүчесенең берсе булды.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ел саен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү мәсьәләләре буенча Методик тәкъдимнәрне яңарта. Методик тәкъдимнәрнең яңартылган редакциясе Россия Хезмәт министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Методик тәкъдимнәр Россия Федерациясе норматив хокукый актлары үзгәрешләрен исәпкә алып актуальләштерелде һәм 2025 елгы декларация кампаниясе кысаларында (2024 ел Хисап елы өчен), шулай ук тиешле вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы кандидатлар тарафыннан керемнәр турында белешмәләр бирелгәндә кулланылырга тиеш.
Акция кысаларында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләшеп, янчыкларны (кисет) аерым бер дулкынлану белән эшләделәр, һәркайсына үз хисләрен һәм теләкләрен салдылар.
“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укытучылары “Үсеш ноктасы” үзәге базасында кунакта булдылар. Визитның максаты үзәктә булган заманча җиһазлар белән танышу һәм аны белем бирү процессында куллану мөмкинлекләрен өйрәнү иде.
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан укучыларыбыз «ветеран өчен уенчык»дигән матур акциядә шатланып катнаштылар.
МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә традицион Язгы игелек атнасы уза! Бу волонтерлыкны һәм укучылар арасында үзара ярдәмләшүне үстерүгә юнәлдерелгән искиткеч чара. Атна дәвамында балалар төрле хәйрия акцияләрендә катнашалар, кече сыйныф укучыларына булышалар, мохтаҗларга әйберләр җыюны оештыралар һәм экологик чаралар үткәрәләр. Укучылар һәм укытучылар СВО да катнашучыларга ярдәм йөзеннән һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Сезне өйдә көтәләр» акциясендә катнаштылар. Акция вакытында янчыклар тектеләр. Янчыкларга татлы бүләк-конфетлар һәм сувенирлар салдылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен татар телендә язылган открыткалар ясадылар. Укытучылар җитәкчелегендә укучылар солдатларга үлән чәйләре ясыйлар. Шулай ук Язгы игелек атнасы кысаларында укучылар мәктәп китапханәчесенә китапларны рәтләргә һәм аларга икенче тормыш бүләк итәргә булыштылар.
18 нче март көнне "Җәлил гимназиясе" ндә укучыларның кайнар туклануын оештыруга ата-аналар контроле булды.
18 нче март көнне «Җәлил гимназиясе» ндә «Милләтләр төрлелеге» фестиваль-конкурсы узды. Бу көнне гимназиядә Татарстанда яшәүче халыкларның төрле төстәге жанрлары, җырлары һәм музыкалары белән бәйрәм рухы хөкем сөрде.
Сарман районында көзге бодайны тукландыруга керештеләр.
1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Л.Н. Абдулвәлиева «Татнефть һәм балалар». «Киләчәк белән Диалог» проектының театраль бәйге буенча укуның 2 нче этабында тренингта катнашты.