ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2025 ел
җомга

Бүген, 19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Азалак авыл җирлеге Советының бишенче чакырылышының беренче утырышы узды. Көн тәртибенә Азалак авыл җирлеге башлыгын сайлау, аның урынбасарын һәм Сарман муниципаль районы Советына вәкилен сайлау мәсьәләләре кертелде. Утырышта Азалак авыл җирлеге башлыгы итеп Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы, Сарман муниципаль район Советына вәкил итеп Розумбетов Рөстәм Канҗай улы һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Халиков Рөстәм Габдрәшит улы сайланды. Утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Сахуриев Николай Иванович катнашты.

Бүген Сарман авылында Фәрит Сафин исемендәге «Старт» спорт мәктәбе базасында «Милләт кроссы-2025» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы-2025» узды. Барлык йөгерүләр дә ГТО нормативлары кысаларында оештырылды.

Бүген безнең республика өчен мөһим вакыйга – Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) вазыйфасына керешү тантанасы булды. Республика Рәисе Татарстан Республикасы халкына, Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә тугрылык анты бирде. Тантанада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе катнашты.

Мортыштамак авыл җирлеге башкарма комитетында 5 чакырылыш Мортыштамак авыл җирлеге Советының беренче утырышы булды, анда оештыру мәсьәләләре каралды. Утырышта Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы билгеләнде Хафизов Илдар Илгизәр улы, Сарман муниципаль районы Советына вәкиле Шайгаллямова Гульназ Рифкәт кызы , Иске Имән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Хамидуллина Алия Ахияретдин кызы сайланды.

Безнең мәктәптә яңа Президент сайланды!

5-7 класс укучылары юл  кагыйдәләре буенча «Сакла» олимпиадасында катнашты.

Бишенче чакырылыш Иске Минзәләбаш авыл җирлеге Советының беренче утырышы.

5 чакырылыш  Ләке авыл җирлеге Советының 1 нче утырышы узды. Устав нигезендә Антонов Юрий Григорьевич авыл җирлеге башлыгы, Ризатдинов Рамиль Рифович җирлекнең район Советында вәкиле итеп, Сапожников Валентин Николаевич авыл җирлеге башлыгы  урынбасары итеп сайланды.

Янурыс авыл җирлеге башкарма комитетында утырыш

  Иске Имән авыл җирлеге башкарма комитетында 5 чакырылыш Иске Имән авыл җирлеге Советының беренче утырышы булды, анда оештыру мәсьәләләре каралды. Утырышта Иске Имән авыл җирлеге башлыгы, Сарман муниципаль районы Советына вәкил, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы урынбасары сайланды.

  Исламова Раушания Әнвәр кызы бертавыштан тавыш бирү юлы белән авыл җирлеге башлыгы итеп яңа срокка сайланды.

 Авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп Зарипов Илшат Рафаэл улы сайланды.

Сарман муниципаль районына вәкил итеп Галиев Дамир Зөфзр улы сайланды.

Утырышта Сарман муниципал районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Валиев Фәндәс Әнәс улы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International