“Тырыш” чишмэсендә чираттагы өмә.
20.06.2002 елда Җәлил бистәсендә "Тырыш" чишмәсендә чираттагы өмә үткәрелде. Бу юлы җыештыруда Җәлил гимназиясе коллективы катнашты. Фоторәсемнәр буенча купме чүп җыелганы ачык күренә.
Җәлил поселогында яшәүчеләргә һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: "Әйдәгез, табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын саклыйк! Чүпләмэгэн жирдэ чиста!"
Җәлил гимназиясе коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Жэлил поселогы башкарма комитеты
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында Карашай-Саклау авыл җирлегендә Карашай-Саклау авылында тренажер мәйданчыгы төзелде
Дулкын СОК янындагы мәйданчыкта ир-атлар арасында пляж волейболы буенча район беренчелеге булып узды. Ярышта 6 команда катнашты. 3 урын-Мәгъсүмов Эдик һәм Салихов Айнур. 2 урын Мәүләвиев Рәмис, Нуриев Фаяз. Район чемпионнары булып Гәрәев Илназ һәм Исламов Рафаил танылды. Җәлил поселогыннан ике команда-Гәрәев Илназ, Исламов Рафаиль ( республикада 1 урын) һәм Ибраһимов Илмир, Галиев Рәмис тренер Владислав Викторович Нестеров белән Пермь краеның Березники шәһәрендә узган Россия беренчелегендә (Идел буе федераль округы) Татарстан Республикасы данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге
полициягә чакыра
Россия Федерациясе гражданнары
18 яшьтән 40 яшькә кадәр
Полиция хезмәте-киләчәккә ышаныч!
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!
Бүген район Советының кече утырышлар залында "Экояз 2022"республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Бүген район Советының утырышлар залында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең секция утырышы уза.
Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
16 июнь көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй "балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды.Бәйрәмгә балалар янына татар әкият геройлары – Батыр, Шүрәле һәм Су анасы килде. Балалар белән бергә алар «Кашык һәм йомырка белән йөгерү», «Ат чабышлары», «Капчык киеп йөгерү», «Чүлмәк вату»кебек татар халык уеннарын уйнадылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте!
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.