Кичә Сарманда Халыкара балаларны яклау көнендә "Җырлы балачак илендә" XIII район конкурсының гала-концерты узды. Анда "Җәлил гимназиясе" сенең 9нчы Б сыйныф укучысы Якупов Илназ катнашты һәм үзенең яшь категориясендә "Вокал-соло" номинациясендә җиңүче булды (җитәкчесе Габбазов Ранис, җырчы, Казан шәһәре). Шулай ук Илназ әлеге чараны алып бару хокукына лаек булды.
Илназны шигырь укучы, барлык мәктәп, поселок чараларында актив катнашучы буларак беләбез. Быел ул вокал өлкәсендә уңышлар күрсәтә башлады. Без Илназга киләчәктә дә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телибез!
Район, авыл мәктәпләре каршында эшләп килүче җәйге лагерьларда кинофильмнар күрсәтелә башлады. 2 нче июнь көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сарайлы урта гомуми белем бирү мәктәбе каршыларында эшләп килүче лагерьларга йөрүче балалар өчен «Отряд Таганок» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә балаларның даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуы турында искәртү дә.
Бу матур көнне безнең балалар бакчасында күңелле тематик күңел ачу кичәсе узды. Балалар һәм өлкәннәр уйнадылар, җырладылар, биеделәр һәм күңел ачтылар.
Сезне, балалар, котлыйбыз
Балаларны яклау көне белән!
Көлү, шатлык телибез
Сезгә күп-күп көн.
Һәм, әлбәттә, барысына да сәламәтлек,
Мәхәббәттә сез үссен өчен.
Күктән фәрештәләр иңде.
Сезнең тормышыгызны саклар өчен!
30 нчы май көнне сәгать 18:30 да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең гала-концерты узды. Концертта җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде һәм нәфис сүз осталарына бүләкләр тапшырылды. Җәлил гимназиясе коллективы чын күңелдән гимназиябезнең директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызын тәбрик итә. Ул әлеге бәйгедә мактаулы 3 нче урынны яулады!
День защиты детей — это не только весёлый праздник для самих детей, это и напоминание обществу о необходимости защищать права ребёнка, чтобы все дети росли счастливыми, учились, занимались любимым делом и в будущем стали замечательными родителями и гражданами своей страны.
В Международный День защиты детей 1-ого июня перед Дворцом Культуры в пгт Джалиль был организован праздник для детей. Он прошел под названием "Лучики света разноцветного лета". Мероприятие было организовано работниками Дворца культуры.
По счастливым лицам детей было видно, как они ждали этот долгожданный праздник.
Для детей и гостей праздника спели песни: дуэт Гильфановой Маизы и Салаховой Аделины «Привет лето», Екатерина Трыханова «Рыжик». На празднике царила оживленная атмосфера. Ведущие один за другим проводили подвижные игры для детей: «Перетяни канат», «Как живешь?», эстафета «Солим арбузы», игра «Хлопаем и топаем»; также были игры на логику «Фрукты, овощи», «Библиотека». А еще дети вместе с инструктором делали веселую зарядку.
Ближе к концу праздника было награждение участников районного фестиваля художественной самодеятельности «Җырлы балачак илендә».
В День защиты детей дети пгт Джалиль отпраздновали "свой" день и первый день лета. Этот день - славный праздник детства!
Бүген Сарман районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2022 елгы азык әзерләүгә әзерлеген конкурс-кабул итү булды.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте.Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин чәчү кампаниясенең чираттагы бишкөнлегендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Сабантуй-ул иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы халык бәйрәме