ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2025 ел
дүшәмбе
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Күңелле балачак" мәктәп яны ял лагерында тәрбияләнүче укучылар белән бию сәнгате турында әңгәмә оештырылды, бию хәрәкәтләре кабатланды

  Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе янындагы лагерьда барлык һөнәрләр кирәк, барлык һөнәрләр мөһим"дигән чара узды.

Урта төркемдә балаларны яклау көненә плакат ясау. Балаларга "балаларны яклау көне"Халыкара бәйрәме турында элементар белем һәм күзаллаулар бирергә;

Балалар бакчасында Күңелле йөрүләр: хәрәкәт һәм аралашу шатлыгы. Саф һавада йөрү балалар бакчасында яшәүнең аерылгысыз өлеше. Алар балаларга актив хәрәкәт итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм социаль күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Йөргән вакытта балалар төрле хәрәкәтчән уеннар уйныйлар. Бу аларга хәрәкәтләр координациясен, җитезлекне һәм реакция тизлеген үстерергә ярдәм итә. Моннан тыш, саф һавада уйнау иммунитетны ныгытуга һәм организмны чыныктыруга ярдәм итә.

Йомгаклау чарасы кысаларында Сарман районы "Беренчеләр Хәрәкәте" балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Кәлимуллина Эльвира Ануровна, Җәлил 2 нче урта белем бирү мәктәбе активистлары белән берлектә, “Аленушка” балалар бакчасының пилот төркемендә тәрбияләнүчеләргә исемле Рәхмәт хатлары тапшырды. Проектта актив катнашкан һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерелде. Чара азагында Эльвира Ануровна һәм “Беренчеләр Хәрәкәте” активистлары чыгарылыш балаларына укуларында һәм алдагы тормышларында уңышлар теләделәр.

Балачак мәңгегә безнең барыбыз өчен иң бәхетле һәм ваемсыз вакыт булып калачак.  Җәйнең беренче көнендә халыкара бәйрәм - Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасында да алачак бәйрәме күңелле, яңгыравыклы һәм матур үтте. Педагоглар бу көнне бәйрәм атмосферасы тудырырга, балаларны күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр.

Сарманның 3 нче "Ләйсән" балалар бакчасында  "Игътибар – балалар!" акциясе узды.

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Балаларны яклау көне” уңаеннан, безнең Ләке авылында   балалар өчен оештырылган «Кече Сабантуй» да актив катнаштылар.

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә лего-конструкцияләү кебек продуктив эшчәнлек төре зур популярлык казана. Конструирование һәрьяклы үсешнең кирәкле нигезен тудыра һәм баланың хис һәм интеллектуаль үсеше белән тыгыз бәйләнгән.

    Белем бирү учреждениеләрендә 1 нче июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан, төрле бәйрәм чаралары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International