ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2025 ел
җомга

   17-21 мартта Казан шәһәрендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы узды.

Мәктәптә рус теле һәм әдәбияты атналыгы бара. "А.С. Пушкин иҗатында хатын-кыз образлары"әдәби композициясе.

Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында Саклаубаш урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, мәктәпне тәмамлаучы белән Батырлык дәресе үткәрелде.

"Дом" фильмын "Россия мәктәпләрендә Киноуроки" проекты кысаларында 5 сыйныф укучылары карады.

«Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ ндәге «Заманча мәктәп»  федераль һәм «Мәгариф» милли проектлары кысаларында барлыкка килгән табигый – фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» ресурс үзәгендә 9 сыйныф укучыларының индивидуаль проектларын яклау булып узды.

Зур Нөркәй урта мәктәбендә бүген дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” исеме астында чаралар үтте.    

Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү мәктәпкәчә белем бирүнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып кала. Шуңа күрә балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру буенча көндәлек эш алып барырга кирәк.

Зур Нөркәй урта мәктәбендә Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча агитация-профилактика чарасы узды. Чарада "Зур Нөркәй балалар бакчасы"да катнашты.

Нәүрүз килде,тиз килде,
Нәүрүз килде яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
Бүген бездә бәйрәм, кышны озату-язны каршылау, Нәүрүз бәйрәме! Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр,уйнадылар, коймак белән сыйландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Нәүрүз котлы булсын!🌺🌺🌺


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Безнең бакчада макулатура җыю буенча "Агачны сакла - макулатура бир"экологик акциясе башланды. Акциянең максаты-тәрбияләнүчеләрне һәм аларның ата-аналарын актив табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International