Нәүрүз килде,тиз килде,
Нәүрүз килде яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
Бүген бездә бәйрәм, кышны озату-язны каршылау, Нәүрүз бәйрәме! Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр,уйнадылар, коймак белән сыйландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Нәүрүз котлы булсын!🌺🌺🌺
Безнең бакчада макулатура җыю буенча "Агачны сакла - макулатура бир"экологик акциясе башланды. Акциянең максаты-тәрбияләнүчеләрне һәм аларның ата-аналарын актив табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.
«Алтын ачкыч» балалар бакчасы базасында. Актүбә психологы, психотерапевты Фатыйма Багаева әкият терапиясе буенча бик кызыклы, әкияти семинар үткәрде. Семинарда 4 нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасы педагоглары катнашты.
Хәзерге вакытта баланың үсешендә төп белем генә түгел, өстәмә белем дә зур роль уйный.
"Җәлил гимназиясендә" "Сезне өйдә көтәләр" дигән акция уза.
1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме бик күңелле узды.
20 нче март көнне "Җәлил гимназиясе"нең 9-11 нчы сыйныф укучылары белән Сарман муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Д.М. Ткачева катнашында «Наркомания. Нәтиҗәләр һәм җаваплылык" дигән әңгәмә үткәрелде.
«Җәлил гимназиясе» укучылары «Табигать өчен игелекле эш» юнәлешендә «Язгы игелек атнасы» республика акциясендә актив катнашалар.
2025 елның 26 мартында Сарман муниципаль районында «Бергәләп тапшырабыз. "БДИ тапшыру көне".
20 мартта хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.