Көз! Гаҗәп вакыт! Бу елның иң матур вакыты. Мәктәптәге Көзге бал-ул матур һәм истә калырлык чара, бу барлык балаларга да үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы коллектив эшчәнлеккә кушылу, дуслар даирәсендә ял итү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу көзге чорда көзге бәйрәмнәрне үткәрү юкка гына кабул ителмәгән. 25 нче октябрь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә 8-11 нче сыйныф укучылары өчен "Көзге бал" үткәрелде. Балалар үзләре язган көз турында шигырьләрен декламацияләделәр, көзге прическаларын күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле һәм дәртле үтте.
24 нче ноябрьдә 4 нче А һәм 4 нче Б сыйныф укучылары укытучылар Рахимова Елена Фарит кызы һәм Каримова Зульфия Франыс кызы җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары өчен көзге бәйрәм үткәрделәр.
2024 елның 25 октябрендә Сарман муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе А.А. Рогачевский катнашында районның Җәлил бистәсендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе һәм районның ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының киңәйтелгән күчмә утырышы булды. Анда ата-аналарга карата материаллар, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссия эшен планлаштыру мәсьәләләре каралды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзаларының этиканы һәм утырышлар үткәргәндә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәве буенча Методик тәкъдимнәр өйрәнелде.
25 октябрь көнне «Сарман» кинотетарында Сарман гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды.
24 нче октябрь көнне гимназиябездә 5-8 нче сыйныф укучылары өчен «Көзге бал» бәйрәме үткәрелде. Программада конкурслар, уеннар, табышмаклар, биюләр бар иде. Мәктәптәге көзге бал-матур һәм истә калырлык чара, бу барлык балаларга да үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы коллектив эшчәнлеккә кушылу, дуслары һәм сыйныфташлары арасында ял итү өчен менә дигән мөмкинлек.Бик кызык һәм күңелле булды!
Укучылар белән очрашуга аның хезмәттәше, сугышчан иптәш Гаязов Айнур чакырылган иде, алар 2022 елның көзендә сугыш хәрәкәтләре зонасына озатылган иде. Виталий белән Айнурның танышуы нык дуслыкка әверелде, бу аларга авыр минутларда өйләреннән еракта ярдәм итте. Айнур хәзер дә, отпускка кайтканда, Виталийның һәм аның әнисенең каберен карарга бара .
23 нче октябрь көнне Сарман авылында мәгариф оешмалары арасында беренчеләрдән булып хәрәкәтнең җирле бүлекчәләренең муниципаль конференциясе узды. "Җәлил гимназиясе" нең РДДМ башлангыч бүлеге дә конференциядә катнашты. Анда РДДМ рәисе Гәрәева Ләйсән һәм РДДМ секретаре Дарья Размочаева катнашты. Остазлары -тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Е. Р. Граханцева, педагог-оештыручы А.В. Семина.
21 нче октябрь Әлмәт урта мәктәбе базасында. М.Рәмзи "Үсемлекләр дөньясын өйрәнәм" дигән районара фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда "Җәлил гимназиясе" нең 3 нче Б сыйныфы укучысы Рәсил Кутлыев катнашты. Ул "Табигать хәзинәләре" проектын яклады. Аның өчен 2 нче дәрәҗә Диплом алды. Проектның җитәкчесе Кашапова Сөмбел Рәис кызы. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!