2024 нче елның 17 нче декабрендә «Җәлил гимназиясе» ндә Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхәй улы янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик визит үткәрде.
Бүген «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Геннадьевна Барсукова Сарман, Азнакай Зәй һәм Тукай районнары агрофирмалары хезмәткәрләре белән очрашты.
Бүген «Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә Сарман муниципаль районы мәктәпләре директорларының күчмә киңәшмәсе узды. Анда районның барлык директорлары, Сарман МР Башкарма комитеты җитәкчесе Г.Т.Исмәгыйлева һәм методистлар катнашты.
13 декабрьдә Казанда "Безнең Татарстан" Республика форумы кысаларында Җәлилнең Җиңү волонтерлары бүләкләнде. Мәктәп отряды җитәкчесе Әсәдуллина Әлфия Мансур кызы һәм 8а сыйныфы укучылары Белов Данил һәм Тюкин Данил Рәхмәт хатлары алдылар.
Бүген безнең мәктәптә «Гаилә елы» тәмамлануга багышланган ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар җыелышының төп өлешендә мәктәп директоры Энҗе Илсур кызы Вәлиева мәктәпнең быелгы эше һәм киләсе елга планнары турында сөйләде, иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырды.
2024 елның 17 декабрьда Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эш бүлегенең районара инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхәй улы тарафыннан Сарман муниципаль районының МБГББУ “Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”профилактик визит ясалды. Чара кысаларында учреждениедә автоматик янгын сигнализациясе системаларының, кешеләргә янгын турында хәбәр итүнең, дистанцион мониторинг системасының, эвакуация юлларының, һәм янгын сүндерү чараларының төзеклеге тикшерелде. Әлеге чара барышында хезмәткәрләр белән янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмәләр, янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Бүген Сарман муниципаль районы Советында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Бүген район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.