ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

🎄25 декабрьдә кече яшьтәге балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды!
Безнең сабыйлар чын кышкы тылсым атмосферасына чумды. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар, кар җыйдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, дәртле биюләр биеделәр һәм күңелле конкурсларда катнаштылар.
Кар бабай, күңелле Куян һәм балаларнын, иң көтеп алынган кунагы -  Кыш Бабай бәйрәмне онытылмаслык итеп ясады һәм балаларга елмаю һәм шатлык диңгезе бүләк итте! Бу бәйрәм һәркемгә бәхет, сәламәтлек һәм могҗизаларга ышаныч бүләк итсен!☃️🥳
Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләребез һәм бакчабызга йөрүче сабыйларыбыз исеменнән Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына бүләкләр өчен зур рәхмәтләребезне житкерәбез!🎄🎄


24
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

23 нче декабрь көнне 5-11 нче сыйныф укучылары өчен мәктәп линейкасы үтте. Балалар янына «хокук бозуларны профилактикалау» темасына әңгәмә белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең о/у ГУР капитаны Гарифуллин Р. Н. һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте кагыйдәләре инспекторы өлкән полиция лейтенанты Вильданова Р. И. килделәр.

Азалак авылында гомер итүче Касимова Җәүһәрия Сабирҗан кызына 90 яшь тулды. Олы юбилее белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин исеменнән аны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева, Азалак авыл җирлеге башлыгы И. Г. Габделгазизов һәм ветераннар советы рәисе М. М. Фарлукшина тәбрикләделәр, Җәүһәрия Сабирҗан кызына тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярга чын күңелдән аңа нык сәламәтлек, күңел җылысы, кадер-хөрмәт һәм озын гомер теләделәр. Җәүһәрия Сабирҗан кызы җылы сүзләре һәм игътибары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

 

“Сандугач” балалар бакчасы коллективы, әти-әниләребез һәм бакчабызга йөрүче сабыйларыбыз исеменнән Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына бүләкләр өчен зур рәхмәтләребезне житкерәбез!

Бәйрәм чыршысы Яңа елның үзгәрешсез символы һәм төп бизәге булып тора. Роспотребнадзор Яңа ел чыршысын сайлауның төп кагыйдәләрен хәтерләтә.

Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар ява. Көндез явым-төшем юк. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -27..-30, иртәнгә -22 кадәр..-26˚. Көндез максималь температура -18..-23˚. Юлларда бозлавык.

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме үтте. Балалар янына Куян, Аю, Кыш бабай белән Кар кызы кунакка килделәр.  Балалар рәхәтләнеп җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр һәм бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр итә: 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә (алга таба – КФҮ) гражданнардан «социаль контракт» төзүгә гаризалар кабул итү яңадан башланды; «хезмәт ветераны»исеме бирелде.; Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган таныклык бирү, ә 2026 елның гыйнварыннан пенсионерларның аерым категорияләрен ташламалы шартларда шифаханә-курортта дәвалануга юллама алу өчен исәпкә куюга гаризалар кабул итү оештырылачак. КФҮнең якындагы бүлегенең кирәкле документлары һәм эш графигы турында тулырак мәгълүматны КФҮ кайнар линиясе телефоны буенча: 8-843-222-06-20 яисә КФҮ рәсми сайтында алырга мөмкин .https://mfc.tatarstan.ru/). Өстәмә рәвештә Министрлык әлеге хезмәтләргә гаризаларны шул исәптән Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы аша электрон рәвештә дә бирергә мөмкин булуын искәртә. https://www.gosuslugi.ru/) (алга таба – ЕПГУ).

«Бүләк» дигәндә милеккә түләүсез тапшырылган әйберләр, акчалата һәм башка бүләкләүләр, ссудалар, хезмәт күрсәтү, күңел ачу, ял итү, транспорт чыгымнары өчен түләү күздә тотыла.

Яңа ел бәйрәмнәре-шатлык, дуслар һәм якыннар белән очрашу, күңел ачу һәм юмарт табыннар вакыты. Әмма нәкъ менә шул чорда азыктан агулану куркынычы арта. Күңелсез нәтиҗәләрдән качу һәм үзеңә һәм якыннарыңа сәламәтлекне саклау өчен, Роспотребнадзор берничә гади, әмма мөһим саклык чараларын үтәргә киңәш итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International