ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

21 нче февраль көнне гимназиябездә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде һәм шушы унайдан бик күп чаралар уздырылды. Укучылар гимназиягә кергәндә үк туган тел турында канатлы сүзләр, мәкальләр әйтеп керделәр. Ә 6 нчы сыйныф укучылары белән уздырылган "Түбәтәй" уены һәрбер укучының күңелендә озак сакланыр әле.

Хөрмәтле район халкы!

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче номерлы районара инспекциясе шәхси кабинет аша милек салымын гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин, дип хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 20.04.20021 ел, № 100-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 220 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә торак сатып алуга һәм процентларны түләүгә чыгымнар буенча милек салым тотып калынган акчаларны гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Ф. М. Хөснуллин катнашында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды.

21 февраль көнне Җәлил беренче санлы мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган чара узды. Балалар "герой шагыйрьнең тормышыннан" дигән театраль постановкаларны күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Әлеге чара шулай ук Халыкара туган тел көненә багышланган иде.

21 нче февраль көнне Җәлил беренче мәктәбе волонтерлары "сугыш хәрәкәтләре герое белән Диалог" республика акциясендә катнаштылар . Балалар Төньяк Кавказ Республикалары территориясендә сугыш хәрәкәтләре ветераны прапорщик Шәйдуллин Ренат Альберт улы белән очраштылар. Очрашу җылы, дустанә шартларда узды.

21 нче февраль -  Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе — әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

Җыелучылар алдында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев, Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Вячеславовна Хөсниева, география укытучысы туган якны өйрәнүче Назим Әхәт улы Мәхмүтов чыгыш ясадылар

21 февральдә бар дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әле чагыштырмача яшь. Ул рәсми рәвештә 1999 елдан бәйрәм ителә.

Телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген үстерү, юкка чыгу янаган телләрне саклап калу – бу бәйрәм әнә шундый максатларны күздә тота.

Халыкара туган тел көне үзенчәлекле һәм зур мәгънәгә ия булган бәйрәм. Нәкъ менә туган тел аркылы халыкларның гореф-гадәтләре яшәвен дәвам итә, кешедә дөньяны танып белү теләге уяна. Туган тел, төрле җирләрдә һәм хәтта төрле заманда яшәвенә карамастан, халыкны берләштерүче көч.

Безнең туган телебез күп гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыздан буыннан-буынга күчеп килгән хәзинә, һәм аның һәр сүзе алтынга тиң.

Һәр тел үзенчә уникаль һәм халыкның гореф-гадәтләрен, менталитетын, тарихын чагылдыра.

 

        21 февральдә дөньякүләм Туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максатыннан оешкан.

Тэги: #әдәбият #тугантел

20
февраль, 2022 ел
якшәмбе

20 февраль көнне" Айтуган " универсаль спорт залында район беренчелегенә оешма-предприятиеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары тәмамланды. Барлыгы 12 команда катнашты. Быел ярышлар ике көн дәвам итте. Район беренчелегенең ярымфинал һәм финал уеннары узды. Киеренке ярышлар нәтиҗәсендә 1 нче спорт мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урында-эшмәкәрләр җыелма командасы, өченчедә-район мөхтәсибәте. Мәгариф оешмалары волейболчылары дүртенче булды.

Җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Җиңүчегә кубок, диплом, медаль, ярышларның спонсоры - эшмәкәр Илшат Нуриәхмәтовтан акчалата бүләкләр һәм бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International