ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Булачак һөнәрне сайлау, яшүсмерне белем алу-күпчелекне борчый торган темалар. Хәзерге вакытта техникум һәм училищеларда укуларын дәвам итү өчен, 9 сыйныфтан соң укучыларның күбесе мәктәптән китә. 17 нче март көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә Сарман аграр көллияте вәкилләре мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашты. Көллият директоры Агелтдинов Зөбәер Зәйнетдин улы техник җиһазланышы, алар белем ала торган белгечлекләр һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының перспективалары турында җентекләп сөйләде. Студентлар һәм аларның укытучылары әзерләгән концерт якты мизгел булды. Бию коллективлары, вокал, киң танылган "Понабрали" КВН командасы кич буе сәхнәдә биеде.

18 март көнне Бөтенроссия акциясе кысаларында Җәлил гимназиясе базасында "ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне"узды. Бу ата-аналарга БДИда катнашу, имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, Сарман районы мәгариф идарә  җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зыятин улы, Җәлил бистәсе  башлыгы  Кәримов Рәфыйк Әзһәм улы,мәгариф идарә җитәкчесенең урынбасары   Хуҗин Ришат Илшат улы, муниципаль округ депутатлары Кучумова А. Н., Илдаров А. и., шулай ук Сарман районының  мәктәп  директорлары катнашты.

18нче март көнне «Җәлил гимназиясе» базасында "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" акциясе узды. Анда  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И. Р., Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Р. А., мәгариф бүлеге житәкчесе Сабиров Ә. З., мәгариф бүлеге житәкчесене урынбасары Хуҗин Р.И., Җәлил бистәсе муниципаль берәмлеге депутатлары Кучумова А. Н., Илдаров А. И., мәктәп директорлары һәм ата-аналар катнашты. Катнашучылар имтихан үткәрү пунктына керү, биремнәрнең  басылып чыгуын, имтихан эшләрен сканер аша үткәрүне шәхсән үз күзләре белән күрделәр.

Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында  “Без бергә!" республикакүләм фестиваленең мәктәп турында Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. 

Лэке топ гомуми белем биру мэктэбенен мэктэпкэчэ тэрбия группасында тэрбичелэрнен чираттагы куст методик утырышы узды. Гатауллина Р.И. "Яз килде" темасына ачык шогыль уткэрде.

18 март көнне МБББУ "Җәлил гимназиясе" базасында "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" акциясе узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И. Р., Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Р. А., мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Ә. З., мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Хуҗин Р. И., Җәлил бистәсе муниципаль берәмлеге депутатлары Кучумова А. Н., Илдаров А. И., мәктәп директорлары һәм ата-аналар катнашты. Катнашучылар имтихан үткәрү пунктына керү контрольлегенең ничек башкарылганын, имтихан эшләренең  ничек басылганын, шулай ук сканерлануын шәхсән үз күзләре белән күрделәр.

Үрнәк авылында Алтын туй

2 нче номерлы спорт мәктәбендә Кырымның Россия белән кушылу көненә багышланган чаралар узды.

17 март көнне 2021 елда район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмасы рәисләре белән киңәшмә узды.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан музейда “Шәфкать” үзәгендә ял итүчеләр өчен экскурсияләр,чаралар даими үткәрелеп тора. Кунаклар район  тарихы, тарихи әһәмияткә ия булган экспонатлар, яңа күргәзмәләр  белән танышалар.  Яңа “Борынгы чор” күргәзмә-экспозициясе дә зур кызыксыну уята.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International