7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Кыш озату" күңел ачу чарасында катнаштылар. Алар кышны озатып язны каршы алдылар. Соңыннан кайнар коймаклар белән сыйландылар.
“Туган телем - әткәм-әнкәмнең теле”. Әдәби кичә
17 нче март көнне "Җәлил гимназиясе"нең укытучылар коллективы һәм 10 нчы сыйныф укучылары кинотеатрга барып, Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың - мин булмам" әсәре буенча куелган нәфис фильм карадылар. Әлеге фильм барлык тамашачылар күңелендә дә җылы тәэсирләр калдырды. Барысы да әлеге чарадан канәгать калдылар
Бүген мәктәптә "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Сарман районы бүлеге начальнигы А.Р. Ситдикова укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде. Шулай ук җәяүлеләр өчен юлларда мөмкин булган куркыныч хәлләр турында видеоролик тәкъдим ителде.
И. Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» XXIV региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең «Художественное творчество», «Исполнители на народных инструментах», «Хореография» номинацияләрендә көч сынаштылар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «гражданнарның банкротлыгы: нюанслар һәм нәтиҗәләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 2021 елның 18 мартында 10: 00 сәгатьтә узачак.
Балалар һәм яшүсмерләр иҗатының XXIV региональ фестивале «Сандугач сайрар илем» 2021 елның 16 мартында Әлмәт шәһәрендә булды. Җәлил мәдәният сараеның бию коллективлары жюри хөкеменә үзләренең бию номерларын тәкъдим иттеләр.
Бүгенге сыйныф сәгатьләре мөһим тарихи вакыйгага – Кырымның Россия белән белән кушылуына багышланды.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Сарман гимназиясенең Х.Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Мәрьям һәм Шәмсия Галләмоваларның иҗат һәм тормыш юллары» дип исемләнгән әңгәмә үтте.
17 нче март көнне Сарман урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган "1418"дип исемләнгән Бөтенроссия тарихи интеллектуаль уенда катнаштылар.