Бүген Сарман муниципаль районында 2020 елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча дүртенче чакырылыш муниципаль район Советы утырышы узды.
«Халкыбызның моң иясе» .Әдәби подиум
Бүген районга ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" милли советы рәисе Васил Шәйхразыев килде. Ул иң элек күптән түгел район үзәгендә ачылган "Айтуган" универсаль спорт залын карады. Аннан республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткән "Ләйсән" балалар бакчасында милли тәрбия торышы белән танышты.
11 февральдә "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлегендә «Азнакай җылылык челтәре предприятиясе"ачык акционерлык җәмгыяте хезмәт коллективының отчет җыелышы булды.
2021нче елның февралендә бөек балалар шагыйрәсе Агния Львовна Бартоның тууына 115 ел тула. Аның әсәрләре бик күп буын балаларны сөендерә һәм тәрбияли. Балачагында барысы да Агния Бартоның шигырьләрен укыдылар һәм яттан сөйләделәр. Аның таланты күп кенә орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. А.Бартоның шигырьләре 72 телгә тәрҗемә ителгән һәм төрле илләрдә бастырыла.
Балалар шагыйрәсенең башлангыч сыйныф укучыларының белемнәрен киңәйтү максатыннан, Җәлил гимназиясендә 1нче февральдән 11нче февральгә кадәр "А.Л.Барто шигырьләре - яхшылык поэзия!" атнасы үткәрелде .
Атна буе башлангыч сыйныф рекреацияләрендә аның әсәрләре сюжетлары буенча рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде. Соңыннан 11нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яраткан уенчыклар» дип исемләнгән әдәби-иҗади кичә үткәрелде, анда укучылар шагыйрәнең биографиясе белән таныштылар, яраткан шигырьләрен укыдылар, шагыйрәнең шигырьләре буенча сценкалар күрсәттеләр.
Үзенең туган телен, тарихын, туган җирен белеп үскән бала гына киң карашлы, тирән белемле, милли үзаңлы шәхес булып формалаша. “Шәҗәрә” дигән сүзне әби-бабайлардан еш ишетергә туры килә безгә. Аның җиде буынны бәйләп тотучы нәсел агачы, туганлык җепләрен төйнәп торучы истәлек-кулъязма икәнен күпләр белеп тә бетермидер. Яшь буынга боларны аңлату бик кирәк. Шушы максаттан Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән “Минем шәҗәрәм” дип исемләнгән тематик сәгать үтте.
Истәлекле көн алдыннан Петровка Завод урта мәктәбе яшь армиячеләре якташыбыз, әфганчы Садыйков И. А. искә алдылар.
12 нче февраль көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә логик-математик уеннар куллану “ темасы буенча мәктәпкәчә белем бирү төркеменең методик берләшмә утырышы үткәрелде.
Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, агитбригадаларның иҗади чыгышы аша юл хәрәкәте иминлеге турында күзаллауларын формалаштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм үтәү буенча тотрыклы күнекмәләр булдыру максатыннан, районда ел саен «Красный, жлтый, зелёный» исемле агитбригадалар смотр-конкурсы үткәрелә. Быел Зур Нөркәй урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторларының отряды " Танцевальный баттл " номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз!
«Форпост» отряды активистлары Җәлил икенче санлы мәктәбе базасында Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «РИСК» дип исемләнгән Бөтенроссия интеллектуаль уены үткәрделәр. Ярышта 10 нчы сыйныфның 2 командасы катнашты. Уен өч категориядән торды: «Сугыш башы», «чолганыш» һәм «блокаданың Геройлары», анда 18 сорау тәкъдим ителде. Барлык сорауларга да уенчылар актив җавап бирделәр. Һәркем үз белемнәрен ныгытты.