ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2021 ел
җомга

Кәүҗияк зонасында узган "Илһам чишмәсе" бәйгесенә Александровка, Яхшы-Каран, Рангазар, Рантамак, Иске Әлмәт, Каташ-Каран авылы балалары килгән иде.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бию-ул кәефне максимумга кадәр күтәрү ысулы. Ә яхшы кәефтә булу-нәрсә ул? Кеше яхшы кәеф белән дөньяга күңелле күз белән карый һәм барысын да шатланып кабул итә. Биюнең мондый халәткә китерүенә ышанасызмы? Тикшерегез! Хәзер үк музыканы кабызыгыз һәм Җәлил мәдәният сараеның «J CREW» бию коллективында катнашучылар кебек хәрәкәт итә башлагыз.

6 нчы в сыйныфы укучылары “Җәлил чаткылары” әдәби – иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Әнис улы Кәлимуллин белән очрашты.

2021 нче елның 11 нче февралендә Петровка Завод урта мәктәбе базасында педагогик хезмәткәрләрнең "Кеше тәрбияләү" дигән Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста 5 конкурсант катнашты. Җиңүче булып безнең хезмәттәшебез, педагог-оештыручы Граханцева Елена Ринатовна танылды. Шулай ук хезмәттәшебезне, "Җәлил гимназиясе"нең технология укытучысы Шәйхетдинова Әлфия Лаззат кызын котлыйбыз, ул «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль турында җиңү яулады!!! Чын күңелдән сезгә сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар телибез!!! Без сезнең белән горурланабыз!!! 

2021 елның 11 нче февралендә Петровка Завод урта мәктәбе базасында "Кеше тәрбияләү" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста 5 конкурсант катнашты. Җиңүче итеп "Җәлил гимназиясе" педагог оештыручысы Граханцева Елена Ринатовна танылды. Призерлар-Муллина Алия Дуфаковна (Петровка Завод  урта  мәктәбе) һәм Миннегалиева Эльмира Хамисовна(Җәлил 1 нче санлы мәктәбе).

5 өстәмә белем бирү педагогы "Йөрәгемне балаларга бирәм" республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Шәйхетдинова Әлфия Ләззәт кызы җиңүче булды. Призерлар-Шакиров Артур Мансур улы (Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Илдаров Алмаз Илдар улы (Җәлил икенче санлы мәктәбе).

Миргали абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, район җитәкчелеге исеменнән матур теләкләрен җиткерде. Юбилярны истәлекле бәйрәме белән шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, Азалак авылы мәчете имам-хатыйбы Билал абый Сәгъдиев, якыннары Вәзир абый, Флера апа һәм башкалар котладылар, җылы теләкләрен юлладылар.

Бүген Сарман авылында "Старт» спорт мәктәбенең чаңгы трассасында «Россия чаңгы юлы -2021»  Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы һәм «Татарстан чаңгы юлы -2021»республика ярышлары узды. Йөгерештә мәктәп укучылары һәм студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, Өченче буын вәкилләре катнашты. Катнашучыларга котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Р. Сәхипова мөрәҗәгать итте.

 Ярышларның һәр яшь категориясе призерлары мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.

Күтәмәле зонасында узган "Илһам чишмәсе" бәйгесенә Иске Минзәләбаш, Сарайлы, Куҗак, Ләшәү-Тамак, Түбән Ләшәү , Буралы Чишмә авылы балалары килгән иде.

11 февраль көнне 8 сыйныфның рус төркемнәрендә укучылар «Без дуслык белән көчле» дип исемләнгән чарада катнаштылар.

«Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!». Әдәби – уен викторина


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International