10 декабрь көнне Шәрләрәмә авыл китапханәсендә башлангыч сыйныфларда укучылар өчен" Нәрсә ул – Конституция?"дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар илебезнең төп законы белән таныштылар, аның гражданнарының хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар, Россиянең нинди символлары барын искә төшерделәр. Дөньяның барлык илләрендә дә дәүләт символларына кул сузу илебезгә хөрмәт һәм дошманлык билгесе буларак кабул ителә һәм закон белән җәзалана, диелә.
11 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә Сарманда, 16.00дә Җәлилдә Үзәк чыршы ачу тантанасы узачак. Программада бәйрәм котлавы, күңел ачу чаралары каралган. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Бүген видеоконференцэлемтә режимында IV чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының дүртенче утырышы булды, аны район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.
"Ватан Геройлары көне"
Россиядә Ватан Геройлары көне - ел саен 9нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Күп кенә буын Ватаныбызның чын геройларына тигезләнеп, Ватаныбызны һәм аның гражданнарын яклап үстеләр. Алар гомерләре өчен куркыныч белән космосны яуладылар, Төньяк полюска юл тоттылар һәм авыр хәлләрдә үзләрен аямыйча күрсәттеләр. «Җәлил гимназия»сендә әлеге датага багышланган сыйныф сәгатьләре һәм батырлык дәресе узды. 8нчы Б сыйныф укучылары Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2004нче елдан башлап ел саен 9нче декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне Җәлил гимназиясендә "Коррупциягә-ЮК" дигән темага сыйныф сәгате узды. Балалар, әлеге тема буенча фикер алышканнан соң, үз вәкаләтләрен һәм шәхси файда максатларында үзләренә ышанып тапшырылган хокукларны кулланучы вазифаи затлар законнарга һәм әхлак кагыйдәләренә каршы килә, дигән нәтиҗәгә килделәр.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Җырлыйм синең хакта" республикакүләм онлайн - фестивале нәтиҗәләрне игълан итте, алар нигезендә "Юлдаш" вокал триосы һәм Рания Зарипова, Резедә Рафис кызы Хаҗиева җитәкчелегендә , 1 дәрәҗә лауреатлары булдылар.
Ватан Геройлары көне
Танып-белү сәгате“Коррупциясез дөнья”
Музей хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбенең 4 сыйныф укучыларына коррупциягә каршы көрәш буенча «Закон һәм коррупция. Тәэсир итү чаралары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Коррупция күренешләре, аның нәтиҗәләре, шулай ук кешенең үз гамәлләре өчен җавап тотуы хакында аңлатылды.