ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Җәлил гимназиясе коллективы Җәлил бистәсе мәдәният йорты янында кар сыннары салуда актив катнашты.


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Буген, 2019 нчы елның 24нче декабрендә, Мортыштамак авылында истәлекле вакыйга булды.

Яшьләр урамы газ линиясенә тоташтырылды. Бу көнне Яшьләр урамында яшәүчеләр зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Мортыштамак авыл җирлеге һәм авылдашлар исеменнән район Башлыгы  Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына, Нуртдинов Ләис Хади улына, районның газ оешмасы хезмәткәрләренә  зур рәхмәтебезне белдерәбез.Райондашларыбызны чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез. Гаиләләргә иминлек, ил-көннәргә тынычлык, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телибез.
 

Поселогыбызның мактаулы гражданины, «РСФСР халык мәгарифе отличнигы», «СССР мәгариф отличнигы» Маркова Лилия Василий кызы 85 яшьлек юбилеен каршы алды. 1934 елның 23 декабрендә Пермь шәһәрендә туа, Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлап, югары белем ала. Җәлил поселогы укучыларын тәрбияләүгә һәм белем бирүгә зур өлеш керткән, 40 елдан артык педагогик эшчәнлеккә багышлаган поселогыбызның һәм районыбызның хөрмәтле кешесе ул. Тормыш иптәше Алексей Степан улы, «Минтопэнерго» ның атказанган энергетигы белән 60 елдан артык бергә, алар бербөтен булып, өч матур бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары һәм дүрт оныкчыклары үзләренең уңышлары белән куандыралар.

Туган көнендә аны поселок хакимияте, «Җәлилнефть» НГДУсветераннар советы, Җәлил икенче урта мәктәбе котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Ел саен кар чанасы сезоны кызган мәлдә Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторлары ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә «Снегоход» профилактик операциясе үткәрәләр. Быел ул Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы буенча 16 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр узачак.

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Яңа ел чыршысы» конкурсы узды.

Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Әсәдуллина а.м. җитәкчелегендә "республиканың йөз еллыгына игелекле эшләр"дип исемләнгән мәгълүмати видеороликлар республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яуладылар.

27 нче ноябрьдә Казан шәһәрендә ел саен уздырыла торган “Сәйяр” балалар

һәм яшүсмерләр республика театр фестивале үтте.

Беренче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-10 сыйныф

укучылары, Г.Камалның “Беренче театр” әсәре белән муниципаль турда

җиңү яулап, республика турына үттеләр. Яшь үзешчән артистларыбыз,

 


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Сарман авылында яшәүче Гөлсинә һәм Альмир Юнысовларның бергә гаилә корып яшәүләренә бүген 50 ел тулды. 

Яңа ел-үзенчәлекле вакыт! Бу-бүләкләр, могҗизалар, яхшы кәеф, елмаю һәм бәхет чоры. Дөньяда барысы да тынычлана, һавада рәхәтлек һәм гармония хөкем сөрә. Без барыбыз да бу бәйрәм вакытын көтәбез, ел буе әзерләнәбез:  Яңа елны ничек каршыларга дигән планнар төзибез, бүләкләр турында уйлыйбыз, Яңа елга бизәкләр ясыйбыз һәм башка-зур эшләр исемлеген санап була!

Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International